Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта музей ачылды
Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта совет галиме - уйлап табучысына, беренче совет электрон-исәпләү машиналарын эшләүчегә багышланган музей ачылды. Бирегә килүчеләр уйлап табучының беренче ЭВМ...
Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта совет галиме - уйлап табучысына, беренче совет электрон-исәпләү машиналарын эшләүчегә багышланган музей ачылды.
Бирегә килүчеләр уйлап табучының беренче ЭВМ үрнәкләрен һәм «Урал» ЭВМ булдыру өстендә эшләгән эш кабинетының макетын күрә ала. Кабинет Пензада булган, музейда ул 1:30 масштабында тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ИТ-паркның матбугат хезмәте.
Музейга экскурсияләр алдан язылу буенча бушлай үткәрелә. Беренче чара 7 февральдә 15:00 сәгатьтә узачак.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар