Башлангыч сыйныфларда ясалма интеллект куллану рөхсәт ителми
1–4 нче сыйныф укучыларына мәктәптә ясалма интеллект сервисларын мөстәкыйль кулланырга рөхсәт ителми. Бу Россия Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә күрсәтелгән.
5-9 нчы сыйныф укучылары ясалма интеллектны укытучы рөхсәте белән мәгълүмат эзләү, катлаулы төшенчәләрне аңлату һәм гипотезаларны тикшерү өчен куллана ала.
10-11 нче сыйныфларда укучыларга проект һәм тикшеренү эшләрендә ясалма интеллекттан файдаланырга рөхсәт ителә. Аны зур күләмдәге мәгълүматны анализлау, фаразлау модельләре төзү, исәпләүләрне автоматлаштыру һәм визуаль материаллар әзерләү өчен кулланырга мөмкин.
Шул ук вакытта укытучы анализлау, фикер йөртү һәм иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән биремнәрдә ясалма интеллект куллануны чикли ала. Арадаш һәм йомгаклау аттестациясе вакытында да аны кулланырга рөхсәт ителми.





Комментарийлар