«Авыл укытучысы - 2021» бәйгесенең вакыты озайтылды
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергәлектә оештырылган «Авыл укытучысы» бәйгесенә «Мәгариф» журналы редакциясе эшләр кабул...
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергәлектә оештырылган «Авыл укытучысы» бәйгесенә «Мәгариф» журналы редакциясе эшләр кабул итүне дәвам итә.
Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге өч этаптан торачак.
Беренче этап – бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән темага эссе язу.
Темалар нигезләмәдә күрсәтелгән, аны әлеге сылтамага басып карый аласыз: http://magarif-uku.ru/tt/contest/avyl-ukytuchysy-2021-konkursy/.
Икенче этап – тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрү.
Өченче этап – ачык дәресләр ярышы.
Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.
Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга акчалата премияләр бирелә:
I урын - 50 мең сум;
II урын - 30 мең сум;
III урын - 20 мең сум.
Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә карала.
Бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына 2021 елның икенче яртысына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очракта, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт.

Комментарийлар