Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ уздыру тәртибенә төзәтмәләр дә кертеләчәк

Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләсе тирәсендә кызу бәхәсләрнең һич кенә дә тынып торасы юк. Берәүләр укучы белемен бәяләүдә аны алыштырырдай башка критерий юк дип тәкрарласа, икенче берләре, аңардан бөте...

Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләсе тирәсендә кызу бәхәсләрнең һич кенә дә тынып торасы юк. Берәүләр укучы белемен бәяләүдә аны алыштырырдай башка критерий юк дип тәкрарласа, икенче берләре, аңардан бөтенләйгә баш тартып, совет заманындагыча имтиханнар бирдертү кирәклеген алга сөрә. Тик мәгариф түрәләре генә БДИ системасыннан һич кенә дә баш тартырга җыенмый. Инде Россия мәгариф системасының БДИ кубызына бии башлавына  ике дистә еллап вакыт үтсә дә, аны елның-елында камилләштерү бара. Укучыларыбыз, 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарын биреп, ниһаять, котылдылар, дип йөри генә башлаган идек сыман, инде әнә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек  итү буенча федераль үзәк  имтихан бирүчеләрдән, аларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итүне оештырды. Әлеге ведомство тәкъдимнәр җыюны елның-елында БДИ бирдертүның төп вакыты төгәлләнүгә уздырып килә. Быелгысында 200 дән артык тәкъдим кабул ителгән. Аларның күбесе, гадәттәгечә, аерым фәннәр буенча биремнәрне бәяләүнең критерийларына кагыла. Шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү формасын үзгәртүгә, БДИ җаваплары бланкысына, имтиханнарга бирелгән вакытка кагылышлы тәкъдимнәр дә бар. Алынган хатлар арасында БДИны оештыручыларны тагын да сыйфатлырак итеп әзерләүгә, апелляция бирүгә һәм аны карауга бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек  итү буенча федераль үзәк җитәкчелеге барлык алынган тәкъдимнәрне, күрсәтелгән кимчелекләрне җентекләп анализларга ышандыра. Йомгаклау рәвешендә БДИ уздыру тәртибенә кайбер төзәтмәләр дә кертелергә мөмкин.
Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ