Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем иле ишекләрен ачты киереп  

Башкалабызның 17 нче татар гимназиясендә быел 1 сентябрь – Белем бәйрәме башка еллар белән чагыштырганда аеруча тантаналы узды дисәм, һич тә ялгышмамдыр. Мөгаен, моның төп сәбәпчеләре беренче сыйныфка...

Башкалабызның 17 нче татар гимназиясендә быел 1 сентябрь – Белем бәйрәме башка еллар белән чагыштырганда аеруча тантаналы узды дисәм, һич тә ялгышмамдыр. Мөгаен, моның төп сәбәпчеләре беренче сыйныфка керүчеләр булгандыр. Кочак-кочак чәчәк арасыннан чак кына күренеп торулары өстенә сабыйларның шаян-шуклары, тиктормаслары да аз түгел икән.
Әнә унберенче сыйныф укучысы, бик матур милли киемнәрдән киенгән Эльза Минһаҗева тыпырдатып татар кызлары биюен бии башлауга беренчеләрдән берничә кыз сафтан чыкмый гына биюче хәрәкәтләрен кабатларга кереште. Быел беренчегә керүче 62 бала да шушылай хәрәкәтчән, җитез-шук түгелдер ансы. Әмма боларның һәркайсының сәләтен, омтылышын ачып тиешле юнәлеш бирү ансат булмас, быел гимназистлар 500 дән арткан дип дәфтәремә төртеп куюым булды, “Мәйданга Россия Федерациясе, Татарстан, Казан әләмнәре чыгарыла! Россия, Татарстан гимннары яңгырый!” – дигән белдерү яңгырады. Балаларыбызны ватанпәрвәрләр итеп үстерү җәһәтендә бик үтемле чара бу!

Хөрмәтле укучылар, без дә сезнең кебек бу көнне дулкынланып көттек! Белем иленә рәхим итегез! Әти-әниләр борчылмасын: улларыгыз, кызларыгыз биредән тиешле тәрбия-белем алып чыгар. Аларга тырышып укырга гына кала. Без-укытучылар кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез. Хәерле сәгатьтә! – дип, гимназия директоры Әлфия Галиева тантананы ачып җибәрде.
Киров һәм Мәскәү районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Халикова белән шәһәр мәгариф идарәсе вәкиле Ирина Остальцева да, укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем көне белән тәбрик итеп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Шуннан соң тантанага җыелган халык алдында гимназия һәвәскәрләре, бер-берсен алыштырып, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. 
Менә беренчеләрне беренче дәрескә чакырып, кыңгырау зеңгелдәде. Башка сыйныфлар өчен тынычлык дәресенә чакыру бу. Сафлар, уртага аерылып, беренчеләрне мәктәп бусагасыннан Белем иленә уздырды.

Рәшит МИНҺАҖ


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ