Белем көне уңаеннан Роспотребнадзор “Кайнар линия” ача
“Мәгариф” журналы Татарстанның Роспотребнадзор идарәсенә шалтыратып, 22 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр республика халкы өчен балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсыз булуы мәсьәләләре буенча “К...
“Мәгариф” журналы Татарстанның Роспотребнадзор идарәсенә шалтыратып, 22 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр республика халкы өчен балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсыз булуы мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” ачылуы хакында мәгълүмат алды.
Халыктан килгән шалтыратулар көн саен 8-917-224-87-94, (843)-273-15-83, ә “Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге”ндә (843)-221-90-16 телефон номерлары буенча кабул ителә. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка бүленү 12.00-12.45), җомга көнне 15.45 сәгатькә кадәр белгечләрдән консультация алырга мөмкин.
Комментарийлар