«Белем марафоны»: гаиләләр өчен мастер-класслар, лекцияләр сериясе
8 февральдә Россия фәне көне кысаларында ТР Милли китапханәсендә «Белем марафоны» узачак.
«Белем марафоны» Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты белән берлектә оештырыла.
Көн дәвамында, Казанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Милли китапханә базасында балалар һәм өлкәннәр өчен 14 мавыктыргыч лекция үткәрәчәк (Галәм серләреннән алып микродөнья могҗизаларына кадәр). Шулай ук чара кысаларында балалар өчен мастер-класслар, кино күрсәтү оештырылачак.
«Белем марафоны» чаралары программасы
12.00 - 13.00 – балалар өчен «Физика әлифбасы, физика нәрсәдән башлана?» лекторие;
Теркәлү
13:00 – 14: 00 «Микрофлюидика: лаборатория-на-чипе в науке и передовых технологиях» лекциясе; (12+);
13:30 – 15:00 «Квантовый свет: Одиночные фотоны, бифотоны и запутанность» лекциясе (12+) ;
14:00 – 15:30 «Фәнни шопер: трафарет лабораториясе» КФУ дизайн һәм пространство сәнгатьләре институтының сәнгать мәктәбеннән мастер-класс (7+);
14:00 – 15:00 «Квантовый мир: реальность страннее, чем кажется» (12+) лекциясе.
Башка чаралар исемлеге белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан танышып була.





Комментарийлар