Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер гасырлык гимназиядә Белем бәйрәме

1  сентябрь – Белем көне. Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназия бу бәйрәмне  аерым бер дулкынлану белән көтеп алды. Яңа уку елы юбилей елы буларак гимназия тарихына кереп калачак.Бәйр...

1  сентябрь – Белем көне. Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназия бу бәйрәмне  аерым бер дулкынлану белән көтеп алды. Яңа уку елы юбилей елы буларак гимназия тарихына кереп калачак.

Бәйрәм тантанасы дәүләт гимннарын җырлау белән башланып китте, аңа укучылар башкаруында «Гимназия гимны» килеп кушылды. Гимнның авторлары – ветеран укытучылар Рузинә Низамиева белән Илдар Нуруллин.
Әй мәктәбем, минем уку йортым,
Синдә үтте яшьлек елларым.
Хәтеремдә белемгә илтүче
Һәр сукмагың, синең һәр юлың...

Шәһәр башкарма комитеты башлыгы Рафис Галәветдинов яңа уку елы башлану  белән котлады. Белем көненең барлык буыннарны берләштерүче иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булуын җиткерде. Укучыларның тормышларындагы  җаваплы этапны  уңышлы үтүләрен теләде. Мәгариф идарәсеннән гимназия кураторы, мәктәпнең элеккеге укучысы Эльвира  Хәсәнова, гимназиянең элеккеге директоры, гимназия ветераннары советы рәисе Флёра Хисаметдинова да тәбрикләү сүзләрен әйттеләр: «Бер гасырлык гимназиядә уку – зур горурлык. Укучылар, яңадан-яңа белем үрләрен яулагыз! Гимназия данын еракларга яңгыратыгыз! Укытучыларга иҗади уңышлар юлдаш булсын!»

 Иң мөхтәрәм кунаклар –  ветеран укытучылар да бәйрәмгә күп килгән иде: Х.  Фәхретдинова, Ф. Шәрәфетдинова, Н. Сираҗиева, Ә.Галимова,                 Р. Низамиева, Р. Насретдинова, Р. Гыйләҗев, М. Гыйләҗева,  Е. Ярчихин, А. Сафронов һәм башкалар. Укучылар аларга матур җырлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, бәйрәм белән котладылар.

 Гимназия директоры Линар Зиннәтуллин да килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм ветеран укытучыларга аерата рәхмәт сүзләрен җиткерде. Элеккедән килгән традицияләрне саклап, киләчәктә дә, ветераннар салган сукмактан тайпылмыйча, гимназиянең  конкурсларда, фән олимпиадаларында югары үрләр яулаячагын әйтте. Уку йортының бүгенге көне матур, киләчәге тагын да матур буласына ышандырды.  

Яңа уку елын гимназия зур үзгәрешләр белән башлап җибәрде. Укучыларны яңача ремонтланган ашханә, төзекләндерелгән кабинетлар, интерактив комплектлар белән баетылган сыйныф бүлмәләре каршы алды. Уку йорты  базасында өч төрле юнәлешле укыту алып барылачак:  гомуми белем бирүче гимназия сыйныфлары, авыл җирлегендәге Әлки башлангыч белем бирү мәктәбе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен  сыйныфлар.
 
Балаларның  шат авазлары,  әти-әниләр, кунакларның алкышлавы, күтәренке рух астында, беренче дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлады. Белем йорты йөз дә беренче тапкыр беренче сыйныф укучыларына үз ишекләрен ачты: 35 бала беренче тапкыр  парта артына утырды. Кыңгырау тавышы астында йөз дә беренче тапкыр укучылар беренче дәрескә керде.  Уңышлар юлдаш булсын аларга! Хәерле сәгатьтә!
                                                                                                                                                                                                                                                                    Лилия ҖӘЛӘЛОВА,
                                                                                                                                                                                                                                                Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
                                                                                                                                                                                                                                                                Фото авторы Десяк Сабина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ