Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче музыка мәктәбендә күчмә утырыш

Бүген П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Төп ике мәсьәлә каралды: Татарст...

Бүген П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Төп ике мәсьәлә каралды: Татарстан Республикасында балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүне үстерү һәм республикада «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру турында. Шулай ук парламентарийлар 2023 елның беренче яртыеллыгы буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар һәм быелның III кварталына планны расладылар.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.

Утырыш башланганчы парламентарийлар беренче музыка мәктәбенә ясалган капиталь ремонтны бәяләделәр. 90 еллык тарихы булган бу мәктәп, тулысынча реконструкцияләнеп, үз ишекләрен ачты. Яңартылган сыйныфлар һәм концерт залларыннан тыш, монда интерактив музей барлыкка килде. Депутатлар шулай ук мәктәптә гамәлгә ашырыла торган уку-укыту программалары белән таныштылар (профессиональ һәм гомуми үсеш программалары), педагоглар белән аралаштылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, сәнгать мәктәпләре саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм Россиядә бишенче урында тора. Хәзерге вакытта республикада сәнгать өлкәсендә 144 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 105 е – сәнгать мәктәбе, 38 е – белем бирү учреждениесе, берсе – Н.Г. Җиһанов исемендәге музыка көллияте.
Юлия Адгамова сәнгать мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә дә тукталды. "Республика сәнгать мәктәпләрендә нигездә 10 елдан артык эш стажы булган югары категорияле педагоглар укыта», – дип билгеләп үтте ул. Укытучыларны кызыксындыру һәм мотивацияләү өчен ил буенча махсус конкурслар, премияләр оештырыла. Россия Президенты Указы белән музыка сәнгате өлкәсендә иң яхшы укытучыларга ел саен тапшырылучы премия дә булдырылган. Узган ел Татарстанның сәнгать мәктәпләреннән 7 укытучы әлеге премиягә лаек булган. Килеп туган хәлне анализлап, Юлия Адгамова балалар сәнгать мәктәпләре педагогларының социаль статусын күтәрү мөмкинлекләре турында фикер алышырга тәкъдим итте.
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов үз чыгышында сәнгать мәктәпләре урнашкан биналарның торышы мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Кайбер мәктәпләрдә музыка кораллары белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителмәгән булып кала, гәрчә бу проблема Милли мәдәниятләр проекты кысаларында финанслау хисабына хәл ителә башлаган булса да. Узган ел 14 сәнгать мәктәбе өчен музыка кораллары сатып алынган. Шулай ук инструментлар республика бюджеты хисабына да сатып алына, аерым алганда, узган елда 30 гөслә, 34 гармун, 28 домра, 97 балалайка һәм 90 курай сатып алынган.
И.Иванов исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе директоры  Илзия Фәтхуллина чыгышы аеруча мөһим иде. Аларның мәктәбе инде ун елдан артык инклюзив юнәлештә эшли. Бүгенге көндә 18 нче сәнгать мәктәбе укучыларының 10 % ы – үзенчәлекле балалар. Мәктәп педагоглары тарафыннан эшләнгән программаларның кыйммәте, Илзия Фәтхуллина сүзләренчә, аларның практик тәҗрибәгә нигезләнгән һәм конкрет диагнозларга юнәлдерелгән булуында. Бу программаларны сорап бөтен Россия буенча мөрәҗәгать итәләр икән. Бу мөктәп коллективының эше чыннан да сокландыргыч. Нәтиҗәдә күп кенә махсус чыгарылыш укучылары бүгенге көндә мәктәпнең горурлыгы булып торалар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүчеләр булалар, музыкаль юнәлештәге дәрәҗәле уку йортларында белем алалар. Иң мөһиме, балаларның сәламәтлеге яхшыра башлый. Музыканың дәвалау үзлеге дә бар шул.
Профильле комитет әгъзалары 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. "Пушкин картасы" буенча мәктәп укучылары һәм студентлар спектакльләргә, кино күрсәтүләргә һәм концертларга бушлай йөри алалар. Билетлар өчен «Пушкин картасы» белән түлиләр. Картага елына бер тапкыр дәүләт бары тик мәдәни чараларга гына сарыф ителә торган акчаны күчерә. Быелның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда программада 251 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Әмма утырыш вакытында билгеләп үтелгәнчә, «Пушкин картасы» белән бәйле алдау очраклары ешрак була башлаган. Шуңа күрә билетлар сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кызыклы факт: карта буенча билетларның күбесе кинотеатрларга сатып алынган.
Айсылу Имамиева
Фото авторныкы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ