Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфта 50 меңнән артык бала укыячак

Бүген белем көнендә Татарстан мәктәпләрендә 57 мең 494 бала парталар артына  беренче тапкыр утырды. Шулардан  20 мең 818 укучы – башкалабыз Казанда яшәүчеләр. Барлык укучылар саны  хәзер ярты миллионн...

Бүген белем көнендә Татарстан мәктәпләрендә 57 мең 494 бала парталар артына  беренче тапкыр утырды. Шулардан  20 мең 818 укучы – башкалабыз Казанда яшәүчеләр. Барлык укучылар саны  хәзер ярты миллионнан артып китте, шуларның өчтән бере  башкала өлешенә туры килә. Бу исә авыл мәктәпләренең кимүен  дә күрсәтә әле.
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп»  журналлары  авыл мөгаллимнәренең эшчәнлекләрен даими яктыртып килә, аларның абруен күтәрү максатында быел унынчы мәртәбә «Авыл укытучы» конкурсын үткәрә. Авыл мәктәпләре дә шәһәрнекеннән артта калмаска тырыша, биналары яңартыла, заманча итеп җиһазландырыла, еракта яшәүче балаларны мәктәпкә йөртү өчен  махсус автобуслар бирелә. Быел  әлеге хезмәттән  файдаланучы  белем бирү оешмалар саны  560 ка җитте, аларда 837  автобус көн саен 23 мең балага  хезмәт күрсәтәчәк.

Альберт САБИР


Рамил Гали фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ