Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче укытучыбызны котладык

Укытучылар көне. Яраткан, хөрмәт иткән укытучыңны бәйрәм белән котлый алу – зур бәхет бит ул. Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда белем биргән, нәни кулларыбызны тотып язарга, х...

Укытучылар көне. Яраткан, хөрмәт иткән укытучыңны бәйрәм белән котлый алу – зур бәхет бит ул. Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда белем биргән, нәни кулларыбызны тотып язарга, хәреф танырга өйрәткән беренче укытучыбыз Сылу Әнвәр кызы Вәлиеваны бәйрәм белән котладык.
Кичәге көн онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Менә ни өчен?

Иртүк телефон чылтырады: «Лидия, сәлам! Сине чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, эшеңдә уңышлар телим!» – башлангычта укыган вакытта гына белгән, ярты гасырга якын гомер узгач, 15 – 20 көн элек кенә беренче тапкыр очрашкан классташым, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Илһам Булатов тавышы иде бу. Инде хәл-әхвәл белешкәч, сөйләшүгә нокта куела бугай дип торганда, дәвам итте бу: «Казанга барып, Сылу Әнвәровнаны котлап кайтыйк әле. Авылыңа кереп алам, кайтарып куям. Бара аласыңмы?». «Әлбәттә, барам!» – дигәнемне сизми дә калдым. Шундый мөмкинлек булганда ничек бармыйм инде!? Сылу Әнвәровна кебек булырга күпме хыялландым бит мин! Мин аның сылу гәүдәсен, шул гәүдәгә килешле матур киемнәрен, аягындагы биек үкчәле туфлиләрен, осталар ясаган күк матур чәчләрен бүген дә хәтерлим бит әле. Беренче эш елын безне укытып башлады ул. Арча педучилищесын яңа гына тәмамлап, үзе русча гына сөйләшә торган (без рус классында укыдык), үзе матур итеп җырлый, нота белеп баянда уйный, биергә, рәсем ясарга оста апабызны оныту берничек тә мөмкин хәл түгел инде. Ә классташым Илһамга: «Афәрин!» – диясе килә. Юк, авылыбызга килеп төшүгә бәйрәм белән котлап, кулыма зур чәчәк букеты тоттырганы өчен генә түгел, беренче укытучыбызга зур хөрмәте, бәйрәм белән котларга дип, Түбән Камадан махсус Казанга баруы, Сылу апабызга хөрмәт күрсәтүе өчен зур рәхмәт аңа. Өч сәгатьтән артык кафеда сыйланып һәм сөйләшеп утыру бер сәгать вакыт кебек тә тоелмады. Ә классташ дустым күңелдәгесен болай җиткерде: «Сылу Әнвәровна, мәктәптән соң махсус һөнәри уку йортында укыдым, ике вуз тәмамларга туры килде. Ләкин белемнең нигезе башлангычта салына икән. Кайда укысам да мин шуны аңладым. Мин тиктормас, шук малай идем. Мине кисәтүләрсез генә тәрбияләп булмагандыр. Ләкин мин Сезне бик ярата һәм хөрмәт итә идем. Хәзер дә хөрмәтем бик зур Сезгә!» – дип, фикерен матур итеп җиткереп бирде.
Алданрак, укытучыбыз яшәгән 9 катлы йортка килеп җиткәч, подъезддан чыгып килүче Сылу Әнвәровнаны күреп, бер кочак розалар күтәргәп Илһамның аңа таба йөгереп атлавын без – мин һәм классташымның хатыны Рәзилә– дулкынланып күзәттек.
Бәхетле кеше безнең Сылу апа! Барыбыз да да аны яхшы хәтерлибез, укыткан вакытын сагынып искә алабыз. Мин әле аның Казанның 54 нче һәм 103 нче урта мәктәпләрендә мактаулы укытучы булганын да, 184 нче балалар бакчасында хөрмәт белән искә ала торган җитәкче булуын да беләм.
Кичәге көнне тасвирлап та, язып та бетерә алмам кебек. Аерылышу алдыннан Илһамның басып әйткән сүзләрен әйтми кала алмыйм: «Сылу Әнвәровна, бу розаларны да, өстәл артында матур итеп утыруыбызны да Илһамныкы итеп кенә түгел, беренче класска килеп кергән 26 укучыныкы итеп кабул итегез. Миңа шулай рәхәт. Исән-сау булыгыз. Сезнең догаларыгыз кабул булсын. Исәнлектә күрешергә язсын! Элемтәдә булыйк, аралашып яшик!». Шушы сүзләр арасында миңа дә рәхмәт әйтергә онытмады классташым: «Лидия безнең класс белән сезне бәйләп торучы күпер булып чыкты. Аның белән озак аралашкансыз икән. Безне Сезнең белән ул тоташтырды бит!» – диде.
Бүген дә укыту эшен дәвам итүче, инде шәкертләренә дини белем бирүче Сылу апабыз: «Пәйгамбәребез (с.г.в) нең 100 хәдис-шәрифе» дигән, гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, өч китап чыгарган (берсен безгә дә бүләк итте). Мин аның язмаларын еш кына «Безнең мирас» журналында да укыйм. Ул һаман «халыкка хезмәттә, хөрмәт эчендә йөзмәктә».
Республикабыз күләмендә танылган шәхесләр – үз балаларын һәм илебез хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итүче укучыларын тәрбияләгән Сылу апабызга сәламәтлек, бергә гомер итүче ире Кадим абый белән тигезлектә озын, бәхетле гомер кичерүләрен теләп, 1973 нче елда Сез җитәкләгән 1 нче класска укырга кергән 26 укучыгыз исеменнән, мин –

Лидия ПАСЫЕВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ