«Без сугышта юлбарыстан көчлебез»
Апрель-май айларында Г.Тукай әдәби музее Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» проектын тәкъдим итә. Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре төрле елларда «Г...
Апрель-май айларында Г.Тукай әдәби музее Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» проектын тәкъдим итә.
Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре төрле елларда «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасына мөрәҗәгать итәләр. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» проекты тормышка ашырыла. Коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чаралары үткәрелү сәбәпле, проект музей сайтында, Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә гамәлгә куела.
Кулланучыларга Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән һәм ТР Милли музее фондларында саклана торган «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасын ача торган экспонатлар – китаплар, открытка, фотография һәм башка тарихи документлар белән танышу мөмкинлеге ачыла. Шул экспонатлар арасында иң уникаль экспонат – Г.Тукайның 1943 елда дөнья күргән беренче академик басмасының беренче томының сугыш кырларында булган нөсхәсе. Китап 1943 елда – Г.Тукай үлеменә 30 ел тулган елда дөнья күрә. Бу уникаль китап ТР Милли музее фондларында саклана: ул Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле татар әдибе, журналист Мөхәммәт Садри (1913-1999) китапханәсеннән. Биредә аның берничә автографы бар. Аларның берседә бу басманың фронт юллары буйлап Көнбатыш Украинадан Берлинга барып җитүе турында язылган. Тагын бер язма – кыска, ләкин хәтердә мәңгегә уелып кала торган горур юллар: «Тукай рейхстагта да булды, дошман өнендә җиңү яулап йөрде!». Җәяләр эченә «3 майда булдык», – дип тә өстәлгән.
Проект кысаларында «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасы буенча Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендәге экспонатлар турында тематик тестлар да узарга мөмкин. Социаль челтәрләрдә музей группасына һәм музей сайтына керүчеләр сугыш елларында нәшер ителгән Г. Тукай китапларына багышланган «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» видеокүргәзмәсе белән дә таныша алачак.
Проект кысаларында бирелә торган материаллар Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы белән кызыкчынучы студентлар, укытучылар, зыялылар өчен кыйммәтле.

Комментарийлар