Логотип Магариф уку
Цитата:

Бюджет урыннары кайсыларыгызга тәтер?

Төбәкләрдәге вузларга барлык бюджет урыннарының 70 проценты туры килә.

Әле кыш уртасы гына, тик шулай да чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесен “Укыр өчен кайсы вузны сайлыйм икән? Бюджет урынлыга өмет итеп булырмы икән?” кебек сорау бимазалый торгандыр инде. Андыйларның уй-ниятен, борчылуын сизенгәндәй, Россия Хөкүмәте каршындагы Югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын планлаштыру һәм бүлү мәсьәләләре буенча координация советы 2024/2025 уку елына бюджет урыннарының гомуми санын хуплады. Аннан күренгәнчә, яңа уку елына Россия югары уку йортларында 620 меңнән артык бюджет урыны каралган. Төбәкләрдәге вузларга барлык бюджет урыннарының 70 проценты туры килә. Бюджет урыннары “Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре”, “Машина төзелеше”, “Информатика һәм хисаплау техникасы”, “Электр һәм җылылык энергетикасы”, “Биология фәннәре”, “Электроника, радиоэлектроника һәм элемтә системалары”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Математика һәм табигать фәннәре”, “Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре” юнәлешләрендә арткан.

 

Тик ни кызганыч, мәктәпләргә аерым фәннәр буенча укытучылар җитми дип чаң суккан булабыз, ә менә педагогик белгечлекләргә бюджет урыннарын арттырырга гына кысмырланган булалар. Укытучы буласы егет һәм кызлар болай да “акчалы” дип уйлауларыдыр инде.

 

Тик шунысы беркадәр куандыра төшә үзе: Казан федераль университеты бюджет урыннары саны буенча Россиядәге  барлык югары йортлары арасында беренче бишлеккә кергән.

 

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ