Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья каллиграфия көне

        2017 елдан гамәлгә кереп,  августның икенче чәршәмбесендә  билгеләп узыла торган  әлеге бәйрәмне  быел беренче тапкыр Казанда да билгеләп үтәчәкләр. Бу...

        2017 елдан гамәлгә кереп,  августның икенче чәршәмбесендә  билгеләп узыла торган  әлеге бәйрәмне  быел беренче тапкыр Казанда да билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан “Хәзинә” милли сәнгать галереясында каллиграфия күргәзмәсе ачылачак.
        Күргәзмәнең зур өлешен гарәби язулы әсәрләр алып торачак. Экспозициядә  ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы басма шәмаилләрне һәм  Бакый Урманче эшләрен дә  күреп булачак. Шул ук вакытта Казан тамашачысына яхшы таныш авторлар – Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәләхетдинов, Гөлназ Исмәгыйлова, Әлфия Исхакова, Роза Хуҗиналарның эшләрен дә күреп булачак. Аларның һәркайсын язу стиле буенча танып була.
        Төркиядә укып, үзенең гыйлемнәрен башкаларга укытырга лаек икәнлегенә фатиха, ягъни «иҗаза» алган Рамил Насыйбуллов җитәкчелегендә Казан ислам университеты каршында эшләп килүче  Гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге  Алсу Насыйбуллова, Артур Писаренко һәм  Анна Хәмидуллинаның эшләрен тәкъдим итә.
        Кириллицада башкарылган эшләр Владислав Баранов эшләрендә чагылыш таба. Яһүдиләрнең изге китабы Тораның кулдан язылган бер битен күреп булачак. Ул сойфер Арон  Давидович Эйдинов  (1891–1965) тарафыннан язылган һәм күргәзмәдә беренче тапкыр күрсәтелә.
        Күргәзмәдә шулай ук КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе фондларында сакланучы гарәп графикасында басылган китапларны, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы кытай басма гравюраларын күреп булачак, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан.
        Күргәзмә  9  августтан 10  сентябрьгә кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ