Бөтендөнья татар яшьләре, берләшегез!
Бүген Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы старт алды. (http://magarif-uku.ru/vii-botendonya-tatar-yashlere-forumy-bashl/) Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәге һәм Татар...
Бүген Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы старт алды. (http://magarif-uku.ru/vii-botendonya-tatar-yashlere-forumy-bashl/) Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәге һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнаша. Яшьләр халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында фикер алышырга җыена.
Форум “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узачак 5 юнәлештәге секция һәм пленар утырышларны үз эченә ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”.
Бүгенгә “Бөтендөнья татар кафесы” планлаштырылган. Оешмалар эшчәнлекләре турында сөйләшкәч, яшьләрне заманча татар музыкасы кичәсе көтә. Кичәдә электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче Oscar & c7c5, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясар, дип көтелә.
Форумның тантаналы ачылышы исә иртәгә “Корстон” комплексында узачак.
Комментарийлар