Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу тәмләткеч турында онытыгыз

Әмма бөтенләй түгел.

Сүз тоз турында бара. Диетолог Татьяна Селезнева сүзләренчә, тоз куллануның нормасы — тәүлегенә 3–5 грамм. Аш тозын куллануның минималь киңәш ителгән дәрәҗәсе тәүлегенә 0,25 грамм тәшкил итә, дип яза "Кызыл таң".

Тоз икмәк изделиеләрендә дә бар. 100 граммлык булкада 1,7 граммга кадәр. Мәсәлән, бер кисәк икмәкнең якынча 1 грамм тозы бар.

–  Майда тоз һәр 100 грамм продуктка 2 грамм. Сырлар, аеруча майлылары – күп тоз чыганагы. Барлык кондитерлык эшләнмәләренә диярлек тоз өстәлгән. Өйгә заказ биргән әзер ризыкта, гадәттә, тоз гына түгел, шикәр, серкә, соуслар һәм башкалар да бар. Хәтта яшелчәләрнең дә составында тоз бар, — дип кисәтә диетолог.

Тозны артык куллану шешенүгә китерә һәм кан басымын күтәрә.

– Тоз организмдагы суны тоткарлый, артериаль гипертензия үсешенә ярдәм итә, тәм сизүгә тискәре йогынты ясый, һәм кешегә тагын да зуррак тәмләр кирәк була, — ди диетолог.

Татьяна Селезнева ризыкка күбрәк тәмләткечләр өстәргә, гадәти тозны Адыгей тозы белән алмаштырырга киңәш итә.

— Сатып алырга теләгән продукт ярлыкларын җентекләп тикшерегез. Әзер ризыкларга тәлинкәдә тоз өстәмәгез. Үзегезне яңа тәмләр белән сөендерү өчен башка тәмләткечләр салыгыз. Яшелчә салатларын тозламагыз, лимон суты, яки алма серкәсе сибегез, тозлы кыяр, яки зәйтүн кушыгыз. Тозсыз диеталарда да утырмагыз, чөнки тоз гадәти матдәләр алмашы өчен бик мөһим, — дип өсти диетолог.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ