Буада яшь режиссёр федераль грант хисабына фильм төшергән
Яшь режиссёр Ольга Синчугова Буа шәһәрендә кыска метражлы нәфис фильм төшергән. «Инструкция по вакцинации» фильмы федераль грант хисабына барлыкка килгән. Бу хакта «Время кино» дирекциясе хәбәр итә.&n...
Яшь режиссёр Ольга Синчугова Буа шәһәрендә кыска метражлы нәфис фильм төшергән. «Инструкция по вакцинации» фильмы федераль грант хисабына барлыкка килгән. Бу хакта «Время кино» дирекциясе хәбәр итә.
«Фильмда пандемия кебек кризислы чорда кешенең аралашу һәм үзара ярдәмләшү ихтыяҗы турында гап-гади кешелеклелек тарихы бәян ителә. Вакыйгалар шартлы N шәһәрендә бара, Буага бәйләнеше юк», – диде дирекция.
Фильм төшерү командасы яшь кинематографистлар – Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузлары чыгарылышы һәм студентлары.
Ольга Синчугова «Таврида» фестивале кысаларында үткән яшьләр проектлары конкурсында грант откан. 400 мең сум грант «Инструкция по вакцинации» фильмын төшерү өчен бирелгән.
Фильмда Россиядә танылган актриса Ольга Лапшина, ТЮЗ актрисасы Эльмира Рәшитова, Казан театр училищесы студенты Даниил Кукушкин төшкән. Эпизодларда Камал театры актрисасы Фирая Әкбәрова, Буа театры артисты Рима Хәмидуллина һәм Буа театры җитәкчесе Раил Садриев төшкән.
Локацияләрнең берсе – академик Сәгъдиев исемендәге мәктәп, шулай ук, шәһәр урамнары һәм шәхси йортлар.
Фильмның премьерасы 2023 елның башына билгеләнгән. Хәзер монтаж һәм тавыш яздыру эшләре башлана.

Фото: «Время кино» дирекциясе
Комментарийлар