Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген балаларны бакчага һәм мәктәпкә кабул итүгә багышланган кайнар элемтә эшли

Бүген, 21 августта, Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Халык балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 нче  һәм 10 нчы  сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына...

Бүген, 21 августта, Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Халык балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 нче  һәм 10 нчы  сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына балаларны кабул итү проблемалары турында хәбәр итә ала.
Сорауларга Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан прокуратурасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 10:00-15:00 сәгатьләрдә 7(843)236-00-71 телефоны аша кабул ителә, сорауларны WhatsApp мессенджерына 7(939)345-37-50 номеры буенча җибәрергә мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ