Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән. Г...
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.
Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми.
1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, гариза бирүченең төпле сәбәбе (әйтик, авырып китү яки башка сәбәп документ белән расланган булырга тиеш) булганда гына кабул ителә ала, ләкин имтиханнар башланырга ике атна калгач ул мөмкинлек булмый.
Быел укуын тәмамлаучылар өчен ике имтихан – рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиеш була. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Калган предметларны исә имтиханда катнашучы үзе сайлап ала, алар бигрәк тә югары уку йортында белем алуын дәвам иттерүчеләр өчен кирәк. Гаризаларны укучылар, моңа кадәр укуын тәмамлап чыкканнар үзләренең кемлеген раслый торган яки әти-әниләренең/вәкаләтле затларның документы нигезендә шәхси язып тапшырырга тиеш була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
2017 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Бу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул...
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Бу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте.
"Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Галимҗан Баруди күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог. 1882 елда Г. Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирә. 1906 елда Казанда аның мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын да башкара.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман өммәтен татар телен өйрәнергә чакырды, телне белү татар халкының фәнни дини мирасын өйрәнүгә юл ачачак, диде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар