Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Jadidfest фестивале Фатих Әмирхан иҗатына багышланачак

28-29 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest - яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, аның быелгы темасы язучы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьч...

28-29 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest - яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, аның быелгы темасы язучы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче Фатих Әмирхан иҗатына багышлана.  
Фестивальнең программасы:
28 октябрь
12.00-21.00 Нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.
12.00-21.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачык форматта җыю. 50 катнашучы киләчәккә үз бүләкләрен тапшыра. Фойе.
13.00 «Фатих Әмирхан турында» – «О Фатихе Амирхане». Лекция рус телендә була. Конференция залы. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сөйли.
14.30 Фатих Амирхан турында комикс тәкъдим итү. Бер китап, сигез автор: иҗади процессны ачыклау, китапны тарату. Кофе-пойнт, икенче кат. Ике телдә.
16.00 «Фатих Әмирхан борчулары», инклюзив перформанс. Авторлар: Сәидә Миңнебаева, Миләүшә Ризванова. MOÑ.
18.30 «Әмирхан Казаны» видео-гидын тәкъдим итү: инклюзия күзлегеннән башкалабыз нинди?
19.00 «Спектакль алдыннан». Тәмамланмаган пьеса нигезендә. «Dәrt» һәвәскәрләр труппасы. Режиссер - Әминә Миндиярова. MOÑ.
29 октябрь
12.00-21.00 Нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.
12.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачу. Фойе.
12.30 «Акрын укулар»: текст, музыка, ASMR. Конференция залы.
15.00 «Фатих Әмирхан турында» татарча лекция. Конференция залы. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева сөйли.
16.00 Стендап: «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты резидентлары Әмирханның сатирик әсәрләре нигезендә чыгышлар ясыйлар. Музыкаль зал.
18.00 «Сания»гә ияреп»: Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли оркестр беренче татар операсыннан өзекләр уйный. Шулай ук программада — Солтан Габәшинең башка әсәрләре. «Сания» операсы премьерасы 1925 нче елда уза. Композиторлар: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов. Либретто: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатих Әмирхан. Конференция залы.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ