Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Казан кинофестивале питчингында катнашучылар исемлегендә татар милли проектлары юк

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Эшлекле программасы кысаларында үтүче Халыкара кинопроектлар питчингында катнашучы проектлар исемлеге әзер. Исемлеккә 11 илдән 13 проект кергән. Алар ар...

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Эшлекле программасы кысаларында үтүче Халыкара кинопроектлар питчингында катнашучы проектлар исемлеге әзер. Исемлеккә 11 илдән 13 проект кергән. Алар арасында татар режиссерлары һәм татар милли проектлары юк.
«Питчингның төп максаты – Татарстанның Россиянең башка регионнары һәм чит илләр белән уртак кинопроектларын булдыру. Шунлыктан төп шартларның берсе – кинопроектның Татарстан белән копродукция булуы»,  – диелгән кинофестивальнең матбугат үзәге әзерләгән хәбәрдә.
Питчингка 20 илдән барлыгы 144 гариза кергән. Шорт-листта Кыргызстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Һиндстан, Иран, Марокко, Кытай, Казахстан кебек илләр белән копродукцияләр бар.
Питчинг кысаларында проектлар 7 сентябрь көнне Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында якланачак.
Питчингта катнашу түләүсез. Җиңүче проект 500 мең сум приз ала. Ә бер елдан җиңүче Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына фильмның сценариен яки тизерын тәкъдим итәргә тиеш.
Алдагы елларда питчинг нәтиҗәләре буенча Казахстан белән берлектә Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте мотивларына «Тарлан» фильмы, Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча Үзбәкстан белән берлектә «Сөмбел» фильмы төшерелде. Үткән ел Әмир Галиәскаров питчинг җиңүчесе иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ