Быел республикада 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү ниятләнә
Быел Татарстанда 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү өчен финанс чаралары каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органн...
Быел Татарстанда 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү өчен финанс чаралары каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Ул 2018 елда 297 ятим бала һәм 46 күп балалы гаилә торак шартларын яхшыртканын әйтте. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен “Аренда торагы” программасы буенча гомуми мәйданы 25,3 мең кв. метр булган 486 фатирлы 122 торак йорт төзелгән.
Алексей Песошин күп балалы 33 меңнән артык гаиләнең җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгәнен билгеләп узды. Җир биләмәләрен инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе контрольдә булуын искәртте.
Татарстанда 2018 елда барлыгы 2 млн 410 мең квадрат метр мәйданда торак файдалануга тапшырылган.
tatar-inform.ru фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль казнадан 4,6 млрд сум акча каралган
Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча күчереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәти...

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча күчереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
«Икътисад һәм тормыш сыйфаты үсеше өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыру импульс булып тора. Ил Президенты киңкүләм бурычлар куя», - диде Хөкүмәт башлыгы. Ул илкүләм проектларга Татарстанда барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелүен әйтте.
Алексей Песошин Татарстанның 46 федераль проекта катнашуын билгеләп узды. Өч ел дәвамында аларны тормышка ашыру өчен 42 млрд сумнан артык бюджет акчасы юлланачак, шул исәптән 32 млрд сумга якыны – федераль казнадан.
15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 2,6 млрд сумга якын акча кулланылган, бу барлык акчаның 13,3 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 46 проектның 39ы буенча килешү төзелгән.
tatar-inform.ru фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар