Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллы ата-аналары өчен «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсияләр оештырылачак

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә балаларга файдалы ризыклар ашатырга кирәклеген искәртте. Ул сәламәтлек саклау идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Чаллы бүлегенә һәр мәгариф учреждение...


Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә балаларга файдалы ризыклар ашатырга кирәклеген искәртте. Ул сәламәтлек саклау идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Чаллы бүлегенә һәр мәгариф учреждениесендә дөрес туклану буенча ата-аналар җыелышлары һәм «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсия оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.  




«Ата-аналарны балаларны дөрес тукландырырга өйрәтергә кирәк. Укучылар аксым, углевод, майларга бай булган ризыклар ашарга тиеш. Чипсы, сникерслар ашап кына булмый. Балага балык һәм ул яратмаган башка файдалы ризыкларны ашатырга, аны беренче сыйныфтан ук дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк», – диде шәһәр мэры. 
Мэр фикеренчә, «Мәктәп туклануы» комбинаты бу эшне тиешенчә башкара. Ул ата-аналарны биредә ризык әзерләү процессы белән таныштырырга кирәклеген ассызыклады, график төзеп, комбинатка экскурсияләр оештырырга кушты. Тик бу эш комбинат эшенә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел, диелә хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ