Логотип Магариф уку
Цитата:

"Чатыр тау" якташларын җыя

Бүген Казанда азнакайлыларның  “Чатыр тау”якташлык җәмгыяте әгъзалары очрашып оештыру мәсьәләләрен карады, җәмгыятьнең яңа рәисе сайланды. Хәзер аны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фазлытдин кызы Фә...

Бүген Казанда азнакайлыларның  “Чатыр тау”якташлык җәмгыяте әгъзалары очрашып оештыру мәсьәләләрен карады, җәмгыятьнең яңа рәисе сайланды. Хәзер аны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фазлытдин кызы Фәрхетдинова җитәкләячәк.
Очрашуда Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе  Гөлсинә Сәетҗан кызы Хафизова да катнаштылар.
Үз чиратында Дамир Гыйләҗев моңа кадәр шактый еллар “Чатыр тау” якташлык җәмгыятен җитәкләгән  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Хәлим кызы Исмәгыйлевага үзенең рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да җәмгыять  эшенә  уңышлар теләде.

Бу көннәрдә Казанда яшәүче азнакайлыларга очрашырга тагын форсат чыгып тора, 15 сентябрь көнне В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда (Казан, Копылов урамы, 2 А) ”Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивале кысаларында  Азнакай муниципаль районы үзенең үзешчән сәнгать осталары һәм якташлары катнашында “Чатыр тау кунак җыя” дип аталган зур бәйрәм  концертына чакыра.
Оештыручылар программа   16.00 сәгатьтә үк башлана һәм анда авыл җирендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең  көнкүрешен чагылдырган күргәзмә; Азнакай шәһәре “Халыклар дуслыгы йорты” каршында эшләп килүче диаспоралар кунакханәсе; җырлы-биюле уеннар мәйданчыгы; күренекле шәхесләр аланы; шәмаилләр  күргәзмәсе; агач, киез эше осталарының эшләнмәләре, милли ризыклар күргәзмәләре; “Актүбә уенчыгы”, “Азнакай курчагы ”остаханәләре булачак дип вәгъдә итә.
– Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында без программаны шактый колачлы итеп, бөтенесен исәпкә алып эшләргә  тырыштык. Искиткеч тамаша булачак, бер күрешү – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр, якташларыбызны көтеп калабыз, – ди Гөлсинә Сәетҗан кызы.
Расиха ФАИЗОВА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ