Логотип Магариф уку
Цитата:

Челтәрле бизнес

Бүген һәркемнең телендә – бизнес. Ышанмасагыз, инстаграм битләренә генә күз йөртеп чыгыгыз. Үзебезнең эстрада йолдызларын гына алыйк. Кемгәдер бушлай машина бүләк итәләр, икенчеләре компания хисабына...

Бүген һәркемнең телендә – бизнес. Ышанмасагыз, инстаграм битләренә генә күз йөртеп чыгыгыз. Үзебезнең эстрада йолдызларын гына алыйк. Кемгәдер бушлай машина бүләк итәләр, икенчеләре компания хисабына рәхәтләнеп чит илгә сәяхәткә оча. Шундыйларга кызыгып, декреттагы әниләр, пенсиядәге апалар да бизнеска чумды.
Заманның шулкадәр алга чабуы, кешенең аңы, приоритетларының ни дәрәҗәдә үзгәрүе шаккаттыра мине. Кулыңда белгечлегең, һөнәрең булсын дип тәрбияләнгән буын бит без. Ә хәзер, киресенчә, дәүләт эшендә утырмау, вакытыңны үзеңә, гаиләңә күбрәк бүлеп бирү модада. Вакыты табылыр, анысы, тик эшләмәсәң, ни ашарсың соң? Менә монда челтәрле маркетингның төп өстенлеге калкып чыга да инде. Үзеңә җайлы вакытта эшлисең – иртүк торып чыгып чабасы юк. «Мин сата белмим бит!» диючеләргә «Сатасы юк биредә!» дигән аргумент ишетелә. Җитештерми, сатмый ничек табыш алырга була соң? Бу хакта төрле тренингларда, мастер-класслар, марафоннарда психологлар, уңышка ирешкән кешеләр белән очрашуларда тәфсилләп сөйлиләр, билгеле. Соңгы арада тотрыклы хезмәт хакы, эш урыны булган танышларым арасында да кайсы якны сайларга белмичә икеләнеп калучылар байтак. Бер яктан, челтәрле маркетингта эшләүчеләрнең үз-үзләренә хуҗа булуы, хезмәт хакы чикләнмәве, уңышлары кызыктырса, икенче яктан, һавадагы торнага ышанып, кулдагы песнәкне ычкындыру куркыта. Икесен дә тарта алсаң, афәрин генә дияргә, анысы.
Бүгенге геройларыбыз исә – яңа шартларда үзләрен сынап карарга курыкмаганнар.
Акчасыз дәрәҗә кызыксыз
ТНВ каналындагы «Туган җир» тапшыруы аша яхшы таныш журналист Гөлнур Хәбибуллинаны яраткан тамашачысы соңгы елларда телевизор экраннарыннан югалтты. Баксаң, аның челтәрле маркетингта үз бизнесын үстереп йөргән мәле икән. Яраткан һөнәре булган талантлы журналистның тормышта башка юл сайлау тарихы кызыклы.
– Берара әнием хәйран гына авырып китте. Хәле булмады аның. Табиблар, профессорлар бусагасын байтак таптадык. Диагноз куя алмыйлар. Билгеле инде, ничек дәваларга да белмибез. Минем декрет ялында утырган чагым. Улымны да, әнине дә карарга кирәк, эшкә чыгып булмас дип, үземне гаиләгә багышларга карар кылып йөрим. Шул вакытта телевидениедәге коллегам бер компаниянең продуктларын тәкъдим итте. Ышанмыйча гына алып, ярдәме тимәсме дип, әнигә алып кайтып бирдем дә бу турыда оныттым. Әнием исә атна-ун көннән үзендә уңай якка үзгәрешләр сизә башлады, бер айдан ураза тотарлык хәлгә килде.
Әни тукталып калмады: шул компаниянең продуктларының сыйфатын ошатып, ел дәвамында барлык төрләрен дә үзендә сынап карады. Соңыннан шушында эшләргә карар кылды. Мин кирәксенмәдем, чөнки телевидениедәге эшемне бик ярата идем. 2014 елда улым, авырып, кыш буе үлекле отиттан интекте. Әнием миңа һаман үз компаниясенең продуктларын тәкъдим итсә дә, баштарак барыбер ишетмәдем аны. Тик балага антибиотиклар эчереп тә файдасын күрмәгәннән соң, аптырап, әниемнән ярдәм сорарга туры килде. Аның киңәше белән башка төр дәвага тотынган идек, балам шуннан терелеп китте. Бу вакытта улыма 3 яшь иде. Хәзер инде 8 яшен тутырды, шул вакыттан бирле җитди авырганы юк дип әйтә алам.
Мин эшкә чыктым. Тормышымда ул өч ел эчендә берни дә үзгәрмәде: съемка, камера, монтаж. Бала бакчада, аны күргән юк. Чөнки эш-эш дип чабасың, кайчакта иртәнгеләргә кадәр монтажга калырга туры килә. Кайткач, өйдәге эшләр көтеп тора. Шуның өстенә, никадәр генә эшеңне яратма, хезмәт хакы канәгатьләнерлек булмагач, барыбер башка эш турында уйлана башлыйсың инде. Министрлыкка да эшкә урнашып карадым, ләкин дәрәҗәсе бар, акчасы юк.
Мин шулай бөтерелгән арада әниемнең нәтиҗәләре күзгә күренә башлады: беренче чиратта, сәламәтлеге буенча зарлары бетте. Икенчесе – финанс ягы яхшырды. Ул үзенә машина алды, хезмәт хакы да айдан айга арта бара. Компаниягә килгәненә 7 ел булды. Мин дә уйлана башладым. Дөрес, оешманың продуктларын үзем өчен кулланып, ошаганын башкаларга да тәкъдим иткәли идем. Тик аны төп эшем булыр дип күз алдыма да китермәдем. Дәүләт эшеннән китеп, аңлы рәвештә биредә әле ел ярым гына эшлим. Эшләмичә генә беркайда да акча бирмиләр. Ләкин башка хезмәт урыныннан аермалы буларак, эшләгәнеңә, тырышканыңа карап түләнә. 1-1,5 ел эчендә моңарчы эшләгән урынымдагы хезмәт хакыннан өч тапкыр күбрәк акча алдым. Ирешкән уңышларым өчен Яңа ел алдыннан гына компания кыйбатлы машина алу мөмкинлеге бирде. Матди уңыштан тыш, иркен график булуы хатын-кыз өчен бик зур өстенлек. Гаиләмне күрәм, өем каралган, һәркемгә игътибарым җитә.
Бизнесымның минем өчен тагын бер мөһим ягы – компания үзендә эшләүчеләрне шәхес буларак та үстерә. Затлы очрашулар, төрле темаларга мастер-класслар булып тора. Элек авылларга, районнарга гына йөрсәм, хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Истамбулга да чыгып китәбез.
Челтәрле маркетингта бөтен кешегә мөмкинлек бар, ләкин анда да һәркем дә уңышка ирешә алмый. Кеше белән аралашу җиңел генә бирелми. Әгәр тәвәккәлләсәң, маркетинг, эш рәвеше, тәкъдим ителгән продукция турында мәгълүмат тупларга, яхшылап өйрәнергә, тотрыклы, җитди компанияне сайлап ала белергә кирәк. Башка эштә робот сыман гел бер эшне башкарсаң, биредә ул яшәү рәвешенә әверелә. Кайсы өлкәгә генә тотынса да, кеше үз тормышы өчен җаваплылык ала. Минем төп максатым – баламның киләчәге. Аны чит илдә укытасым килә. Үземнең балачак хыялым да бар: хәйрия фонды оештырырга телим. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышасым килә. Матди ягың ныгымыйча, боларның берсен дә тормышка ашырып булмый. Акчалы булырга тырышу начар түгел.

Кем эшли, шуңа түлиләр
Икенче героебыз күп балалы ана – Ләйлә Хөснетдинова. Аның тарихы да Гөлнурныкы белән аваздаш. Аерма шунда: Ләйлә өчен, зур акча эшләүдән бигрәк, гаиләсенә вакытны күбрәк бүлү мөһим була. Хәер, сүзне үзенә бирик.
– Өченче балабыз тугач, көне буена эшкә чыгу дигән уйдан курка башладым. Эшләмичә дә булмый, тормыш хәзер бик кыйбат. Әлбәттә, таныш түгел нәрсә куркыта. Челтәрле маркетинг нигезендә эшләүче компанияләр дә күп бит, шуңа күрә бу өлкәне бик яхшылап өйрәндем. Иң элек кызыксындырган сорау: мин сайлаган оешма базарда ничә ел? Соңгы арада яңа компанияләр күп ачыла. Янәсе, син челтәрнең өстендә калсаң, акчаны тизрәк һәм күбрәк эшләү мөмкинлеге зуррак була. Ә мин башкача фикерләдем: әгәр 10 миллион сум акчам булса, саклау өчен кайсы банкка илтеп салыр идем? Бүген оешканынамы, әллә инде дистә еллар буе эшләгәненәме? Әлбәттә, ышанычлысына. Яңа компания күп вәгъдә итә дә берничә елдан югала. Алай алданып каласым килмәде. Миңа эшләячәк оешмамның тиз арада зур акчалар вәгъдә итүе түгел, ә ышанычлы, тотрыклы булуы кирәк.
Тотрыклылык дигәннән. Ялланып эшләгән кеше бу турыда еш әйтә инде. «Акчам әз булса да, стабильлек бар», – дип. Килешмим. Хәтта зур акчалар алып эшләгән урының булса да, синең җитәкчең бар. Теләсә кайсы мизгелдә аның белән сүзгә килергә мөмкинсең, яисә аның туганының синең урынга кызыгуы бар. Икенче көнне үк эштән алып атсалар, бу тотрыклылык булып чыгамы инде?
Мин башта – мәктәптә, соңрак редакциядә эшләдем. Һөнәрем дә, башкарган эшем дә ошый иде. Эшләгән саен күбрәк аласы килә, ә хезмәт хакы, хет кырыкка ярыл, үзгәрми. Хәзер исә миңа кайда да уңайлы. Телефоным кайда, эш урыным шунда. Кайчан телим, шул вакытта эшлим. Югарырак баскычка менгән саен, сис-
тема синең өчен эшли. Авырып китсәң яисә ял алсаң, ялланып эшләүчегә тик яткан өчен акча түләмәячәкләр. Биредә исә берни үзгәрми. Менә моны тотрыклылык дип атыйм мин.
Безнең компаниядә тырышып эшләгән кешенең 4 тапкыр чит илдә бушлай ял итәргә мөмкинлеге бар. Кеше генә әйтсә, бәлки, ышанмый торыр идем. Үзем компания исәбеннән ике тапкыр чит илдә ял итеп кайт-кач, төгәл беләм. Гомеремдә беренче тапкыр Мисырга барып, Кызыл диңгезне күрдем. Компаниядә быел ирем белән икәү эшләдек, бушлай ялга Төркиягә бардык. Акча янчыгын өйдә калдырып барсаң да була, үзебезнең кесәдән бер тиен акча чыкмады.
Мин биредә сигезенче ел эшлим, әле бер тапкыр да хезмәт хакының көне чигерелгәне, килми калганы юк. Чын дөресен әйтсәк, җәмгыятьтәге уртача хезмәт хакы 20-25 мең сум гына бит инде. Гади халык шуннан артыгын ала алмый. Ә мин бу көннәрдә генә тагын бер баскычка күтәрелдем. Үз «астымда» ике директор үстердем, шуның өчен миңа 200 мең сум премия бирделәр. Ун ел эшләвең дә, бүген килүең дә мөһим түгел. Монда принцип шундый: кем эшли, шул акча ала.
Сата белмим диләр. Сумка күтәреп, товар сатып йөргәнем юк. Барыбер бөтен әйберне сатып алабыз, ошаса, якыннарыбызга тәкъдим итәбез. Биредә дә шул ук. Һәркем битен юа бит. Билгеле бер сабын ошый икән, нигә аны якыннарыңа тәкъдим итмәскә.
Һөнәрле булу – бай булу түгел
Җәмгыятьтә менә шундый үзгәрешләр. Мондый «ирекле» эшләрне Мавродийның данлыклы «МММ» финанс пирамидасы кебекләр белән бутарга кирәкми. Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу өлкәдә эшләп алданган кешеләрдән бер генә мөрәҗәгать тә кабул ителмәгән. Синең акчаңны җыеп алып, процентлар арттырып түләү турында сүз бармый биредә. Бары тик аерым компаниянең продуктларын яки хезмәтләрен шәп итеп сатып, мөмкин кадәр күбрәк кешене «үз астыңа» – компаниягә җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә, икътисадта челтәрле маркетинг дигән юнәлеш яши икән, биредә эшләүчеләрне гаеп итү дөрес булмас.
Тормыш йөген һәркем ничек булдыра ала, шулай тарта. Яшәү шартларына бүген ярашмасаң, иртәгә ни ашармын дигән сорау килеп басасын көт тә тор. Югары белемле мөгаллимнәрнең төзелешкә китүен, инженерларның ремонт белән шөгыльләнүен, бухгалтерларның җырлап йөрүен күптән гаҗәпләнмичә кабул итәбез инде. Хәзер менә челтәрле маркетинг дигәне яшен-картын көннән-көн ныграк җәлеп итә. Тик балалар тәрбияләгәндә, каршылык туа. Яхшы мәктәптә укысын, белем алсын, һөнәр сайласын дибез. Кичләрен төрле түгәрәкләрдән кайтып кермибез. Соңыннан барысы да икенче планга күчеп, акча эшләү мәсьәләсе килеп баса. Дистә елдан артык алган белемнәр гомуми үсеш өчен генә булып каламыни? Бала һөнәрне кечкенәдән үк сайлый бит хәзер. Иң кызыгы: хәтта әти-әниләр тарафыннан да «Сәләте бармы? Булдыра алырмы?» дигән сорау куелмый. Ул һөнәр ияләренең тормыш дәрәҗәсе ничек, күпме акча эшләп була дип фикерли яңа буын. Яисә сәләтенә күрә белемен алса да, профессиясен ташлап, башка – акчалырак өлкәгә китү ягын карый. Күңел кушуы буенча яраткан эшен башкарган, табигый сәләте булган талантлы табиблар, мөгаллимнәр, инженерлар, хәтта журналистларга кытлык заманы җитмәсме? Менә дигән белгечләрне челтәрле бизнес үзенә суырып алмасын өчен, җәмгыятьтәге алыштыргысыз һөнәрләрнең дәрәҗәсен, хезмәт өчен түләүне арттыру мәсьәләсе көннән-көн кискенләшә, миңа калса. Алай гына да түгел, хатын-кызлар гаиләсенә вакытны күбрәк бүлә алсын өчен, аларның эш сәгатьләрен киметү кебек тәкъдимнәрнең дәүләт дәрәҗәсендә яңгырый башлавы шул хакта сөйли.
Бәлки, искечә фикерлимдер, нинди һөнәр сайласаң да, эшеңне җиренә җиткереп башкарырдай дәрәҗәдә өйрән дип тәрбиялим балаларны. Сер түгел: хәтта чәчтараш эзләгәндә дә, таныш-белешләр аша иң остасын белешәбез бит. Ярый ла, кыйбласы акчага корылган заманда талант һәм осталык бәясе дә тиешле югарылыкта калса. Җәмгыять өчен файда китерердәй белгечләрне акча челтәрендә югалтасы килми бит. Тик һөнәрле булу – акчалы булу дигән принцип бүген эшләми. Белгеч булуың гына аз, яши белергә кирәк. Чорыбызның шушы таләбеннән караганда, акча алгы планга чыга.
Бәлкем, безнең геройлардан үзгәрәк уйлаучылар да бардыр. Бәхәсләшик.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ