Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан Харисовага «Мактаулы остаз» билгесе тапшырылды

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар тел белеме кафедрасы профессоры Чулпан Мөхәррәм кызы  Харисованы тууына 70 ел тул...

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар тел белеме кафедрасы профессоры Чулпан Мөхәррәм кызы  Харисованы тууына 70 ел тулу белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» билгесе  тапшырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.
Казан федераль университетында республикабызда гына түгел, аннан читтә дә югары уку йортларын танытучы талантлы, сәләтле галимнәр эшли. Бүгенге буын профессорлар-укытучылар составының вәкилләре арасында Чулпан Харисова лаеклы урын алып тора.
Харисова Чулпан 1953 елда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Зур Сәрдек авылында дөньяга килә. Урта белемне Олы Сәрдек мәктәбендә алган. 1975 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тарих-филология факультетын тәмамлый һәм Кукмара районының Олы Сәрдек урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә җибәрелә.
1979 елдан ул КГПИның татар тел белеме кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент һәм профессор булып эшли. Чулпан Мөхәррәм кызының ире  дә фән кешесе. Фираз Фәхразый улы шулай ук педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белеменең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз» күкрәк тамгалары белән бүләкләнде.
Чулпан ханым белән әңгәмә «Мәгариф» журналының февраль ае санында басылып чыккан иде. Әлеге язманы сылтама буенча күчеп укый аласыз. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ