Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфалладан башланган игелекле хезмәт

Әңгәмәдәшем – 50 елга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз» билгеләре иясе,  педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атка...

Әңгәмәдәшем – 50 елга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз» билгеләре иясе,  педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Чулпан Мөхәррәм кызы ХАРИСОВА.

Чулпан ханым, Сезнең биографиягез белән танышкач, совет чорыннан барыбызга да билгеле булган «укырга һәм дә  эшләргә! » – дигән  шигарьне максат итеп алгансыз дигән фикер туды. Сезнең бүгенге көндә дүрт йөзләп фәнни-методик хезмәтегез: программалар, монографияләр, кулланмалар, сүзлекләр, электрон дәреслекләр формасында дөнья күргән, чит ил журналларында басылганнары да бар. Укылган лекцияләр һәм бирелгән  дәресләрне  санап бетергесездер...
Безнең, Совет чоры балаларының, төп шөгыле хезмәт булды: кече яшьтән үк, шул заманга хас булганча, әти-әниләрнең кул арасына кереп үстек. Абыйга ияреп, кечкенә энебезне «уфалла арбасы»на утыртып, көненә икешәр тапкыр басудан печән алып кайту, унөч метр тирәнлектәге коедан су ташып, бакчага сибү, чүп утау кебек эшләр шул чор өчен гадәти күренеш иде. Шуның белән бергә, китап һәм газета-журналлар белән танышып бару, радио тыңлау, мәктәптә тырышып уку, өстәвенә төрле уеннар уйнау өчен дә вакыт табыла иде. Үскәч башкарылган эшләргә нигез балачактан салынды дияр идем.
Әйе, балачак, мәктәп еллары безнең күңелләрдә якты хатирәләр калдыра. Сез белем алган мәктәпнең даны республикабызда киң танылу алуы турында күпләр ишетеп беләләрдер дип уйлыйм.
Чыннан да бу шулай. Кукмара районындагы данлыклы Зур Сәрдек урта мәктәбендә укып, ул чорда анда 700 гә якын бала белем ала иде, төпле белем алып чыгарга насыйп булды. Мәктәпнең ачылуы шагыйрь, мәгърифәтче һәм публицист Сәгыйть Сүнчәләй исеме белән бәйле. Ул бирегә патша жандармериясенең эзәрлекләвеннән качып килә һәм берничә ел балалар укыта. Бу турыда халык язучысы М. Мәһдиев «Габдулла Тукай турында хезмәтләр» исемле китабында бик тәфсилләп яза.
Мәктәбебез  бүген гимназия статусында эшли һәм үзенең элеккеге укучысы – Социалистик Хезмәт Герое, СССР Югары Совет депутаты,  Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Бөек Ватан сугышында полк улы булган, хәрби батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән Камил Фаяз улы Шакиров исемен йөртә. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Кукмараның Мактаулы гражданины Газинур Морат, медицина фәннәре докторы, табиб-остеопат Васил Зыятдинов, табиб-психотерапевт Фарис Галләмов, чаңгы спорты буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Ания Галимуллина һәм башка бик күп шәхесләр – мәктәбебез горурлыгы. Укытучыны бөтен кеше илаһи зат итеп санаган еллар иде ул. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, югары һөнәри осталыкка ия булган коллективны Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы, РСФСРның атказанган укытучысы Закирҗан Ибраһим улы Сабитов җитәкләде. Мәктәпнең алдынгы тәҗрибәсе Татарстан һәм СССР буенча уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Анда төрле дәрәҗәдәге фәнни-методик конференцияләр, семинарлар еш уздырылды, Казан педагогия институты һәм университеты аспирантлары фәнни экспериментлар да үткәрә иделәр. Уку-укыту һәм тәрбия процессы саф татар телендә алып барылды. Укучылар, күрше сигезьеллык мәктәпләрдән дә килеп, интернатта яшәделәр. Китап укучылар конференцияләре, төрле тематик кичәләр, викториналар, атналыклар, кызыклы кичәләр даими уздырылды. Тагын шунысын да әйтеп  китик: узган гасырның 70 нче еллар уртасында безнең мәктәптә яшелчәчелек белән  шөгыльләнгән укучылар бригадасы СССРның  Мәскәүдәге Халык  хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә  үз эшләренең нәтиҗәсе белән уртаклашты. Бу – мәктәп эшчәнлеген Союз күләмендә таныту иде.
– Чулпан ханым, андый актив иҗади мохиттә тәрбияләнгән күп кенә укучыларның  югары белем алулары очраклы хәл түгел алайса?
–  Әлбәттә, әйткәнемчә, урта белемне туган телебездә алу безгә, югары уку йортларына кергәндә, бер дә комачау итмәде. Арабызда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, Казан химия технология, авиация, авыл хуҗалыгы, педагогия, медицина, ветеринария институтларында, дәүләт университетында югары һөнәри белем алучылар булды. Уйлап карасаң, исең китәр: укытучыларыбыз математикадан Т.М.Сираҗиева, рус теленнән Д.И.Галиева, татар теле һәм әдәбиятыннан Г.В.Каюмова (ул, профессор В.Х.Хаков җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе язды), тарихтан Г.Ә.Хафизов, химиядән А.Ш.Арысланов, физикадан Г.Ф.Гыйләҗева, географиядән Г.Ф.Фазлыева, биологиядән М.Г.Нуриев безгә ныклы белем бирү белән бергә киләчәктә алачак һөнәребезгә дөрес юнәлеш тә күрсәтә алды. Бик еш истә тотыла торган «көндәшлеккә сәләтле булу» нәкъ әнә шунда күренә дә инде.
 – Алай булгач, Сезнең мөгаллим һөнәрен сайлавыгызга остазларыгызның йогынтысы бик зур булган бит!
– Мин мәктәпне 1970 елда тәмамладым. Белгәнегезчә, ул елны бөтен кешелек дөньясы В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтте. Урта белем турындагы аттестатка өстәп, Мактау грамотасы белән дә бүләкләндем. Анда «Если я знаю, что знаю мало, я добьюсь того, чтобы знать больше» дип язылган иде. Укыйсы килү теләге дә бик көчле булды. Укытучыларны ихлас күңелдән хөрмәт итү, аларның эшен ярату зур этәргеч булды. Педагогия институтының кабул итү комиссиясе тарих-филология факультетындагы татар-рус бүлегенә 217 гариза бирелүе хакында хәбәр бирде, ә укырга 25 кенә кеше – бер төркем кабул ителде. Менә шундый зур конкурс аша үттем.
– Менә Сез, авыл баласы, татар мәктәбеннән килеп, татар-рус бүлегенә укырга кергәнсез. Анда татар теле һәм әдәбиятыннан башка бөтен фәннәр рус телендә укытыла, лекцияләрне дә язып җитешергә кирәк. Ә бүгенге әти-әниләр, БДИ тапшырасы бар, дип, балаларын туган телләрне өйрәтүдән читләштерәләр, аларны  кирәгеннән артык кайгырталар...
– Мәктәбебез чыннан да тормышка, алда килеп туарга мөмкин булган авырлыкларны җиңеп чыгарга әзерләгән. Мәсәлән, иң яңа тарих дәресләрендә Габделхак абый Хафизов кайбер темаларны русча да сөйләп аңлата, безгә язып барырга рөхсәт итә иде. Мин соңыннан аңа шулкадәр рәхмәтле булдым: кайсы гына лектор, нинди тизлектә сөйләмәсен, лекциянең кыскача конспектын язып барырга җитешә идем. Укытучыбыз безне шуңа өйрәткән икән! Ул дәфтәрләремне мин әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм.
Тагын бер мисал китерәсем килә: безнең якын-тирәдә бары тик татар авыллары урнашкан иде. Мәктәптә рус теле белән рус әдәбиятын укыйбыз, өйрәнәбез, сөйлибез. Гадәти тормышта русча сөйләшү, аралашырга өйрәнү өчен, бернинди шартлар юк. Рус теле укытучысы – сыйныф җитәкчебез  Диләрә Исхак кызы Галиева һәр дәреснең 5–7 минутын безне төрле темаларга сөйләштерүгә багышлый иде. Мәктәпкә барганда ниләр күргәнбез, ял көнне ниләр эшләгәнбез, соңгы бер атнада нинди китап укыганбыз, нинди тапшыру тыңлаганбыз, ул вакытта авылда телевизор юк, дәреслектәге аерым текстларның эчтәлеген дә сөйләтә иде. Мондый эш безгә бик ошый һәм кызык була иде,  аның нәтиҗәсе  ике телдә дә фәнни хезмәтләр язып, фәнни дәрәҗәләргә ирешүемдә ачык күренә. Хәзерге вакытта, татар телендә сөйләшүчеләр кимеп барган чорда,  шушындый эш алымын дәресләрдә куллану бер дә комачау итмәс. Россиянең бөек полководецы  А.В. Суворов «Практикасыз теория үлә, теориясез практика сукырая», – дип әйткән! Шуны истә тотып, дәреслекләрдәге кагыйдәләрне өйрәтү өчен, даими рәвештә күнегүләр, биремнәр дә эшләтергә кирәк.  Йә теорияне генә, йә телне гамәли яктан гына өйрәтүнең файдасы юк дәрәҗәсендә, анда чама хисе сакланырга тиеш. Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә: тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу дәресләрдә актив кулланылуга мохтаҗ булып кала бирә. Бу эш татар укучысы өчен дә, рус мәктәбе укучылары өчен дә –  бик кирәкле гамәл. Телне үзләштерү шул телдә сөйләшүче халыкның, янәшәдә яшәүче күршеңнең тормыш-көнкүрешен,  мәдәниятен  якыннанрак, яхшылабрак өйрәнү, балаларны яхшылыкка һәм тәртипкә өйрәтү, хәтерне үстерү дигән сүз дә бит ул!  «Берничә телне белү бер йозакка яраклы берничә ачкыч кебек», – дигән бөек язучы, фәлсәфәче Вольтер. Психолингвистлар фикеренчә, балалар 7 яшькә кадәр телләрне бик тиз өйрәнә. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Бүгенге әти-әниләргә әйтәсе килгәнем шул: «яшьтән өйрәнгән – ташка язган кебек, олыгайгач өйрәнгән – комга язган кебек».
–  Чулпан ханым, югары филологик белем алу өчен, студент әдәбиятка тулысынча «чумып» диярлек укырга тиеш, әле татар теле белән рус телләрен дә фәнни дәрәҗәдә үзләштерергә кирәк.
– Әйе, без татар, рус һәм чит ил әдәбиятын ныклап өйрәндек. Алардан башка күп төрле иҗтимагый фәннәр – КПСС тарихы, философия, политэкономия, атеизм, фәнни коммунизм буенча «тау хәтле» өстәмә чыганакларны конспектлаштырдык. Нәкъ менә студент елларында ук «Совет мәктәбе»н, аннары «Мәгариф» журналын алдыра башладым. Аның чыга башлавына 110 ел үтеп китсә дә, ул һәрвакыт заман белән бергә атлый торган фәнни-педагогик басма булып кала бирә. Журнал – өлкән буын укытучылары өчен алдынгы тәҗрибә белән танышу һәм  уртаклашу мәйданы,  яшь һәм урта буын өчен белемнәрен камилләштерү, үстерү урыны да. Мөгаллимнәр, мәгариф системасы хезмәткәрләре, шулай ук җитәкчеләр дә шушы өлкәдәге яңалыклар белән танышып бару мөмкинлеген, укыту-тәрбия өлкәсендәге төрле фәннәргә караган актуаль проблемаларны чишү һәм хәл итү юлларын таба алалар. Ун елдан артык мин «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзасы булдым, шуңа да ышанып әйтә алам: аны чыгаруда катнашкан һәркемнең – баш мөхәррир, аның урынбасарлары, бүлек мөхәррирләре үз эшләрендә югары компетенцияле булулары ачык күренә. Журналда басылган материалларның заман сулышын тоеп, белем һәм тәрбия бирү процессын  тирәнтен аңлап, гомуми белем бирү стандартларында каралган таләпләрне гамәлгә ашыру максатыннан урнаштырылган мәкаләләрнең эчтәлегеннән үк аңлашылып тора.  Журнал Татарстаннан читтә яшәүчеләр арасында да яратып укыла, мөгаллимнәр арасында аңа ихтыяҗ зур.
– Чулпан Мөхәррәмовна, Сез хезмәт юлыгызны мәктәптә укытучы булып эшләүдән башлагансыз. Аннары дүрт дистә елдан артык педагогика  университетында һәм федераль университетта укыттыгыз.
– Әйе, башта кызыл дипломлы яшь белгеч буларак, туган  авылымда дүрт ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Кияүгә чыккач Казанга күчәргә туры килде. Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе миңа гомер буе ныклы терәк булды дисәм дә ярый, чөнки педагогик коллектив эчендә яшәү, партия, профсоюз һәм комсомол юнәлешләрендәге җәмәгать эшләрендә актив катнашу яшь белгечне чыныктыра, ул анда чын мәгънәсендә тормыш тәҗрибәсе туплый. Башта мәктәптәге, аннан соң вуздагы остазларым  үз эшләренең остасы иде. Монда бер мисал да  китереп узасы килә.
Безнең кафедрада Бөек Ватан  сугышы елларында Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлаган, Казанга кайтып диссертация яклаган, филология фәннәре кандидаты, доцент Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина эшләде. Ул лаеклы ялга киткәч, «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» фәнен миңа дәвам итәргә куштылар һәм мин аны 30 елдан артык укыттым. Шушы еллар эчендә татар мәктәпләре, рус мәктәпләренең татар укучыларына белем бирү өчен, урта мәктәп программалары, 1–11 нче сыйныфларга берничә төрле дәреслек серияләрен төзүдә катнаштым. Барлыгы 40 төрле дәреслек! Алар Татарстан китап нәшриятында, «Мәгариф», «Мәгариф – Вакыт» һәм башка нәшриятларларда басылып чыкты.
 – Сезнең фәнни-педагогик эшчәнлегегез 50 елга якын дәвам итә. Аның төп юнәлешләрен журнал укучыларына  да җиткерсәгез иде.
– Дөрестән дә шулай. Мәктәп һәм гимназияләр өчен төзелгән дәреслекләр турында – югарыда бераз сүз булды инде. Татар теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган фәнни һәм фәнни-популяр характерда язылган шактый гына хезмәтләрем басылып чыкты: «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән лекцияләр» (2006); «Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар» (2006); «Татар теле. Морфология: Югары уку йортлары өчен дәреслек» (2010);  «Татар теле: морфемика, сүз ясалышы, морфология» (2018) – югары уку йорты студентлары өчен дәреслекләр һәм кулланмалар. «Татар теле. Кагыйдәләр, күнегүләр» исемле китабым 2007 ел нәтиҗәләре буенча «Мәгариф» нәшриятының  «Татар теле» номинациясендә иң күп сатыла торган китап дип танылган иде. Абитуриентлар һәм студентлар өчен «Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар» (2006) китабында тел берәмлекләренә фонетик, лексик, морфемик, морфологик һәм синтаксик анализ үрнәкләре белән бергә аларга лингвометодик аңлатмалар да бирелә. «Татар теле: Анализ үрнәкләре»  (2009); «Татарский язык. Справочник» (2014); шулай ук 9-11 нче сыйныфлар өчен өч кисәктән торган  «Татар теле: олимпиадага әзерләнү» (2016, 2017) исемле китаплар да укытучылар һәм укучылар арасында киң таралды.

  • Чулпан ханым, күп кенә хезмәтләрегез ирегез – Россиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Фираз Фахраз улы Харисов белән автордашлыкта язылган. Ул, киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес, безнең журналга да еш кына мәкаләләр яза.


– Әйе, бу – безнең гаилә өчен гадәти хәл дияргә була. Фираз  – татар телен укыту методикасы тарихында беренче докторлык диссертациясен яклаган галим. Ул хәзер – КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры. Фәнни-методик хезмәтләребезнең шактый өлеше бергә язылды. Татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтүгә багышланган кайбер китапларыбызны гына санап китәсем килә: бик күп мәктәп дәреслекләре һәм кулланмалар,  4 мультимедиа дискы, рәсемле татарча-русча сүзлекләр. Шуларның берсенә – «Минем беренче татарча сүзлегем»ә (1995) «Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә» дигән гриф бирелде, илебездә законлы рәвештә куллану хокукына ия булды һәм 1996  елда Россиядә ЮНЕСКО катнашында уздырылган «Отчий дом» конкурсында махсус дипломга лаек булды. Аннан соң «Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында» (1999); «Татарча да яхшы бел...» (2000) кебек китапларыбыз  чыкты. 2017 елда басылып чыккан «Рәсемле татарча-русча сүзлек» исемле китабыбыз Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган «Ел китабы» конкурсында II Дипломга лаек булган иде.
 

  • Соңгы елларда укучыларның һәм гомумән яшьләрнең туган телгә карата булган игътибары шактый кимеде.


– Кызганычка каршы, чыннан да шулай. Әлбәттә, моңа рус теленең йогынтысы да бик зур. Әмма балалар туган телендә аралашуны, шул телдә сөйләшүне гаиләдә ишетеп үсә икән, билгеле, телебез дә үзенең сафлыгын саклар иде дип уйлыйм. 2020  елларга кадәр телебезне татарча белүчеләр һәм белмәүчеләр, аерым төркемнәрдә укып, төрле конкурс һәм олимпиадаларда катнашып, үзләренең сәләтләрен, мөмкинлекләрен, үзләштергән белемнәрен даими рәвештә күрсәтеп килделәр. Бу уңай күренешне берничек тә инкяр итеп булмый. Ләкин соңгы елларда илебездә ана телләренә карата булган яңа мөнәсәбәт аларны саклау һәм үстерүгә тискәре йогынты ясады (кайбер мәгълүматлар буенча, 2000 елда татар телен 81,0% укучы өйрәнгән булса, егерме елдан соң бу күрсәткеч 62,0% ка калган):  татар телен укытуны әти-әниләр ризалыгы белән оештыру яшь буынның үз теленә карата булган карашын яхшы якка үзгәртмәде һәм, кызганычка каршы, болай дәвам итсә, үзгәртмәячәк тә. Шулай ук укыту программаларында сәгать саны кыскару да укыту-тәрбия эшен тиешенчә оештырырга ирек бирми.

  • Бу мәсьәлә югары уку йортларына да кагылды кебек?


– Әйе, 2010  елларда  Россиядә югары уку йортларын берләштерү милли телләрне саклау һәм үстерүгә шактый тискәре йогынты ясады. Милли республика вузларында ана теле һәм әдәбияты белгечлегенә кабул итү, укытучылар әзерләү, шуңа бәйле рәвештә аларның саны да шактый кимеде. Шул ук вакытта Мордовия педагогия университетында бу белгечлек буенча кадрлар әзерләү дәвам итә. Без моны анда 15 ел буе эшләү тәҗрибәбездән  чыгып әйтә алабыз.

  • Чулпан ханым, бүгенге чорда телебезне укытуда яшәп килгән кыенлыкларның кайберләренә тукталыйк әле.

  • Хәзерге вакытта татарча сөйләшә белгән укучыларны аерым төркемнәргә бүлеп укыту мөмкинлеге шактый кимеде. Мәсәлән, безгә таныш бер татар гаиләсендә барысы да – оныклары да – саф татарча сөйләшә, 3 – 4 исемдә татарча газета-журналлар алдыралар. Мәктәптә, татар төркеме җыелмый дип, оныкларын русча гына аралашкан, татарча аңламый торган балалар белән бергә укыталар. Бу хәл алга таба да шулай дәвам итсә, нинди нәтиҗә көтеләчәге ап-ачык күренә. Әгәр алдагы елларда, татар теле татарча белүче укучыларга да «Исәнме!» «Син кем?» «Минем исемем ...»  кебек формаль фразалар белән һәм русча сөйләшүчеләр  кушып укытылса, телебезнең аралашу коралы булып кала алуы бик шикләндерә. Бу мәсьәләдә безгә, мәгърифәтле халыкка, битарафлык күрсәтергә һич кенә дә ярамый! Шулай да  ата-аналар арасында тиешле дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барылса,  укытучылар, оптимизмны югалтмыйча, алдынгы технологияләрне көндәлек эшләрендә актив кулланса, хәл күпмедер дәрәҗәдә уңай якка үзгәрер, дигән өметтә каласы килә.


 – Телдәге авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтмәү, татарча җөмләләр  төзегәндә, сүз тәртибен бозу кебек җитешсезлекләр дә еш очрый.
– Телнең чүпләнүенә, аның әйтелеш нормалары бозылуга без дә бик борчылабыз.  Шуңа да рус телендә сөйләшүчеләрне татарча әйтелешкә өйрәтүгә багышланган хезмәтләребез аерым урын алып тора. Әлеге эшчәнлек педагогика фәннәре докторы, профессор Лия Закир кызы Шакирова җитәкчелегендә якланган кандидатлык диссертациясеннән башланды. Алар арасында «Обучение татарскому произношению в русской школе» (Мәскәү, 2000), «Теория и практика обучения произношению в русскоязычных школах (начальный этап)» (Санкт-Петербург, 2001), «Татарча әйтелешкә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (Казан, 2018) исемле монографияләр дә бар.

  • Бүгенге чынбарлыкка килеп җиткәнбез икән, Чулпан ханым, үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгызның туган тел белән дуслыклары ничек?

  • Бу яктан без, шөкер, тыныч дип әйтер идем. Беренчедән, улыбыз Илшат белән кызыбыз Гөлшат Казанның 7 нче рус гимназиясен тәмамласалар да саф татарча сөйләшеп, татарча китаплар укып, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алып үстеләр. Гимназиядән инглиз телендә сөйләшергә өйрәнеп чыктылар. Рус һәм инглиз телләрен белү туган телдә сөйләшергә, туган телне белү рус һәм инглиз телләрендә аралашырга һич кенә дә комачау итми аларга. Үзләре сайлаган белгечлекләр буенча Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укыган улыбыз икътисад фәннәре кандидаты. Кызыбыз психология фәннәре кандидатлары, КФУ доценты. Гөлшат, халыкара конференцияләрдә еш катнашып, инглиз телендә чыгышлар ясый, секцияләр эшенә җитәкчелек итә. Инде үзләренең гаиләләрендә оныкларыбызның теле туган телдә ачылды. Мәрьям, Әмир һәм Кәрим чит илдә туып яшәүләренә карамастан, үзара һәм безнең белән телебезне бозмыйча ана телендә аралашалар, Гайшә белән Йосыф балалар бакчасына йөргәндә үк, «Татар кызы», «Татар малае» конкурсларында призлы урыннарга ия булдылар. Хәзер алар – Казандагы 80 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфы укучылары. Шикләнмим, балаларның туган телне белүе әти-әнисенең яшәү рәвешенә, үз теленә мөнәсәбәтенә турыдан-туры бәйле. Проблеманың башы менә шунда, дип уйлыйм.


 Әңгәмәдәш – Альберт САБИР


 
 
 
.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ