Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга мәгариф министрлары җыела

Казанда 10–11 июньдә Б.Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрларының икенче халыкара форумы узачак.

Чараны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм «Минем тарихым» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештырды.
Форумга чит илләрнең 100 дән артык вәкиле чакырылган, алар арасында чит илләрнең гомуми һәм югары белем министрлары да бар.

Чарада Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Форумда илебезнең суверен мәгариф системасының уңышлары, шул исәптән Россиянең чит илләрдә рус телен алга сөрү өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. Чара дөньяда мәгарифне үстерү мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Моннан тыш, күргәзмә зонасында эре мәгърифәтчелек оешмалары, шулай ук югары белем һәм балалар ялы учреждениеләре булачак, дип яза ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Форумның эшлекле программасы кысаларында катнашучылар Халыкара белем бирү мохитенә, кыйммәтләр системасына, тәрбиягә, белем бирүнең сыйфатын һәм мөмкинлеген бәяләүгә кагылышлы темаларны тикшерәчәк. Алар шулай ук мәгарифнең икътисад үсешендә роле, яшьләр,  балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышалар.

Моннан тыш, форум кысаларында БРИКСта катнашучы илләрнең мәгариф министрлары очрашуы узачак, анда глобаль дөньякүләм чакырулар фонында мәгърифәтчелек проектлары өлкәсендә дәүләтара берләшмәнең үсешенә нәтиҗә ясалачак.
Форум эшчәнлегендә  1000 нән артыграк кеше катнашачак.

 

 Фото: Владимир Васильев/Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ