Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни» сүзен көткәндә

Дөньяга сабыен тудырган мизгелдән башлап, һәр ана, күңеле белән аның муенына сарылып, «Әнием» дип дәшкәнен көтә башлый...

... Менә инде сабый үрмәли, тәпи атлап китә, кашыкны да үзе тотып ашый. Ананың гына түземлеге чиксез, ул көтә белә. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса, берничә көннән сөйләшәчәк аның сабые. Кызганыч, бала сөйләшергә ашыкмый, ниндидер ымлыклар, аваз ияртемнәре белән анасына ни кирәген аңлатырга тырыша. Ана аңлый ул үз баласын, ләкин аның «Әнием» сүзен дә ишетәсе килә. Теле ачылуга өметләнеп, нарасыен балалар бакчасына илтә. Менә күрерсез, теле ачылачак дип уйлый. Бакчада тәрбиячеләр, бик авырлык белән булса да, ана кебек үк сабыйның ни әйтергә теләвен аңлый башлыйлар, кулларыннан килгәнчә, аның телен ачтырырга  тырышалар. Баланың сөйләмендә аз гына алга китеш күзәтелсә дә сөенә әни кеше. 5 яшенә баланың сөйләме чиста, сүзлек запасы җитәрлек күләмдә булырга тиешлеген белми, әллә белеп тә ышанырга теләми шул ул...

Укырга килгән баланы укытучы аптыраулы караш белән каршы ала. Ананың гаҗиз булган карашын күрүгә үзен кулга алып, баланы белем иленә алып кереп китә. «Сөйләшергә өйрәтәчәкмен», – дип уйлый ул ихлас күңелдән. Тик мәктәп дәрьясы укытучыны да үз эченә бөтереп ала. Әнә бит аңа тагын ничә күз карап тора. Әле аларны да укырга, язарга өйрәтәсе бар.

...Ананың баласы ахыргы партага күчерелә. Үзе башкаларга комачауламаса да, иптәшләре үчекләргә, үртәргә генә торалар. Укытучы апасы көн саен: «Иртәгә ныклап шөгыльләнә башлыйм», – дип, үз-үзенә сүз бирсә дә, көннән-көн язудагы хаталарны кызыл каләм белән чуарлый.

...Бала язмышына беркем дә кул селтәми анысы, ләкин вакытында кирәкле ярдәм күрсәтүче дә очрамый.

Кашыксыз ашау бәласе

Югарыда сурәтләнгән хәл белән тормышта һәр гаилә очрашырга мөмкин. Кызганыч, күп очракта ата-аналар әлеге ситуациядә ни рәвешле гаепле булуларын аңламый да кала. Берничә мисал белән аңлатып үтәм. Җитештерүдән балалар киемнәренә сәдәф тагып эшләүне тулаем диярлек алдылар. Төймә булган очракта да, бары тик декоратив бизәгеч ролен генә үти. Уңайлымы? Әлбәттә! Монда иртән үзең көчкә җыенасың әле, җитмәсә, кечкенә балаң йокымсырап, елап утыра, киенергә теләми. Тиз генә киҗе-мамык футболканы, резинкалы чалбарны, каптыргычлы ботинканы кидереп куясың да йөгерәсең. Балалар аяк киемнәрендәге шнур-бауларны да хәзер замок-молния яки каптыргычлар алыштырды. Сикереп кенә аяк киемен киясе дә йөгерәсе генә, мышный-мышный бәйлисе дә юк.

Нәтиҗәдә без нәрсә күрәбез? Төймәләр һәм шнурларның булмавы бармак чукларының үзара ярашмый эшләвенә һәм вак моториканың бозылуына китерә. Ягъни алдагы буын балаларда көн саен җиңел генә, бернинди авырлыксыз үзеннән-үзе формалашкан күнекмәләрне хәзер махсус күнегүләр ярдәмендә формалаштырырга кирәк.

Хәзер кашыкны да балаларга соңрак тоттырабыз. Сатуда уңайлы пластик савытларда пюре халәтендәге махсус балалар азыгы булганда, ник  интегергә? Аны кашык белән ашыйсы юк. Тюбиктан теләгән төрдәге пастаны сыгып чыгарасың да йотасың. Уңайлымы? Әлбәттә! Юлда, өйдән читтә, әзерләргә вакыт булмаганда, бигрәк тә. Балага азыкны чәйнәп ашарга мөмкинлек бирелмәгәндә, чәйнәү мускулларының дөрес үсмәве, авазларны әйтүдә кимчелекләр булу яки сөйләмнең тулаем формалашмавы беребезгә дә сер түгел. Күзәткәнегез булса, өстәл янында утырган 3–4 яшьлек балаларның азыкны чәйнәми генә йотуын яки өстәл яныннан торып киткәндә чәйнәлмәгән, йотылмаган азык белән ике яңагын кабартып китүләрен күргәнегез бардыр.

Баш бармак ник тырпайган?

Гаджетларга килгәндә, кечкенә балага планшет ник кирәк? Сәгатьләр буе экранга текәлеп утырган бала ничек итеп үзенең мөмкинлекләрен, сәләтен үстерә ала? Юк, әлбәттә! Бу безгә – өлкәннәргә кирәк. Балага планшет, телефон тоттырып куеп, ата-ана ял итә. Балалар әйләнә-тирә мохитне күзәтүдән мәхрүм. Аларның барлык күзаллавы, үзаңы, сүзлек запасы әнә шул кечкенә экраннар аша формалаша.

Яшь ярымлык сабый зур, авыр планшетны, смартфонны ике куллап тотып, баш бармакларын экраннан йөртә. Игътибар иткәнсездер: 3–4 яшьлек балалар предметларны, кашыкны, карандашны, конструктор детальләрен, уенчыкларны дүрт бармакларын кушып куеп, шул дүрт бармак белән генә тоталар. Ә баш бармак икенче якка карап аерылып тора. Өстәвенә өлкәннәр 4 яшьлек баласының конфетны кәгазеннән сүтә белми интегүен күреп нәтиҗә ясамый, үзе сүтеп бирә.

Сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр – логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, логопед ярдәме таләп ителгән сабыйлар саны елдан-ел арта барса да, бүген бик сирәк мәгариф оешмаларында гына әлеге штатлар булдырылган. Белгечләр баланың сөйләм зонасы 9 яшенә ябылуы турында кисәтә, шунлыктан кадерле вакытны кулдан ычкындырмыйча, барлык мөмкинлекне ата-аналарның үзләренә эзләргә кала.

Хөрмәтле ата-аналар!  Балаларыбыз – кабатланмас шәхесләр. Иң элек баланы белгечкә күрсәтеп,  шөгыльләрне аларның күрсәтмәләре буенча гына үткәрергә яравын, бер балага уңай нәтиҗә биргән күнегүнең икенче балага кире нәтиҗә бирергә мөмкин булуын да онытмыйк!

Өй шартларында шөгыльләрне оештырганда, иң авыры – баланың шөгыльләнергә теләмәве. Кече яшьтәге балаларның иң зур кызыксынуы уен икәнен онытмаганда, бу проблеманы бик тиз җиңәргә мөмкин. «Әкиятләр иле»нә яки бала үзе теләгән маҗаралы урынга «сәяхәткә чыгарга» мөмкин. Үзегез белән «юлга» аның яраткан уенчыгын алсагыз, ул сезнең белән аралашуга караганда, курчагы яки уенчыгы белән теләбрәк сөйләшәчәк. Әлбәттә, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, шөгыльләрне даими үткәрү зарур.

Сабыр төбе – сары алтын, нәтиҗә барыбер булачак. Ул сез көткәннән дә яхшырак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирәк!

Әти-әниләргә киңәшләр:

– Тәнәфессез шөгыль озынлыгы 15–20 минуттан артмаска тиеш.
– Аның аруына юл куймагыз, кирәгеннән артык мәгълүмат бирмәгез, юкса тотлыгу китереп чыгарырга мөмкин.
– Әгәр игътибарын читкә юнәлтүен, уеннарның аны кызыксындырмый башлавын күрәсез икән, тәнәфес ясагыз яки дәресне туктатыгыз.
– Балага бер-ике генә бит булса да әдәби әсәрләр укыгыз яки үзенә укырга бирегез. Ахырда текст өстендә эшләгез: рәсемнәрен карагыз, сораулар бирегез.
– Балага йокы алдыннан укырга тырышыгыз. Кайбер ата-аналар моның белән килешмәскә мөмкин – янәсе бала арыган, игътибарын туплый алмый. Ләкин кайсы гына бала ата-анасы белән тагын 15–20 минут кына булса да аралашудан, серләрен уртаклашудан баш тартыр икән.
– Нинди дә булса сүзләрне әйтергә өйрәткәндә, күрсәтмә материалдан файдалану мәҗбүри. Күргәне булмаган әйбер турында сөйләү – кече яшьтәге бала өчен бик авыр процесс.
– Балага йөзегез белән борылган килеш, ачык, аңлаешлы итеп әйтегез, сүзне әйткән чакта сезнең ирен хәрәкәтен бала күрергә, исендә калдырырга тиеш.
– «Дөрес түгел» дигән сүзне онытыгыз! Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен дә баланы мактагыз, үсендерегез! Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса, күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез. Бүгенге эшне иртәгәгә  калдырмагыз.

Материал,фото: Юлия МАНСУРОВА, Актаныш районы Такталачык мәктәп-интернатының логопеды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ