Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәңгәр күлдә экологик мастер-класслар

Сезон дәвамында барлыгы 32 чара узачак.

Быел җәй айларында Зәңгәр күлләрдә ял итүнең яңа экологик форматы эшли башлый. Сезон дәвамында барлыгы 32 чара узачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.

9 нчы июньдә Кече Зәңгәр күлдә Өмә үткәрергә ниятлиләр. Биредә биолог, гидролог, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков белән бергә Сосновский балтырганына каршы көрәшергә мөмкин. Моның өчен эш кораллары биреләчәк, шулай ук трансфер оештырыла. Гаризаны әлеге сайт аша бирергә мөмкин.

22 нче июньгә Чыныгу көне билгеләнгән. Ул Зур Зәңгәр күл Казансу елгасына кушылган урында узачак. Төп программадан тыш, катнашучыларны урман терапиясе һәм чәй тантанасы көтә. Чарага теркәлгәнче, табиб белән киңәшләшү зарур ди, оештыручылар.
Җәй буе ял көннәрендә Зур Зәңгәр күлдәге экоүзәктә экологик мастер-класслар узачак. Якындагы чара 15 нче июньгә планлаштырылган. Биредә шәһәр халкын эретелгән пластик капкачлардан бизәнү әйберләре ясарга өйрәтәчәкләр. Гаризаларт сайтта кабул ителә.

Кипкән чәчәкләрдән «Банкадагы чәчәк бәйләме» картинасын ясау буенча мастер-класс 29 нчы июньдә узачак. 

Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ