Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге номеры кыскарды
1 июньнән Татарстан Республикасының Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте. Хәзер 03-16 җыю җитә. Бу кәрәзле телефоннан шалтыратканда.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Стационар телефоннан шалтыратканда 8 800 200-03-16 номерын җыярга кирәк. Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек буе эшли. Яңа номерны истә калдыру җиңел: 03 – ашыгыч медицина ярдәме номеры, 16 –төбәк коды.
Шунысын да искәртеп узабыз, күчеш чорында шалтыратулар иске номер буенча да кабул ителә: 558-03-03.
Колл-үзәк операторлары Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган. Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул исәптән:
– табибка кабул итүгә язылу;
– вакцинациягә язылу;
– диспансерлаштыруга язылу;
– табибны өйгә чакыру.
Фото авторы: VLADIMIR VASILEV
Комментарийлар