Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәчәкле чишмә буйлары

Тукай районы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу көннәрдә мәктәп яны лагеренда ял итәләр.

Ял белән хезмәтне бергә алып бару – алар өчен табигый күренеш.

– Безнең мәктәптә “Классная клумба” проекты бик популяр. Яз башында һәр сыйныф тәрәзә төпләрендә чәчәк үсентеләре үстереп, шуларны чишмә буйларына күчереп утыртабыз, – ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альмира Салих кызы Фәхриева. 

Мәктәп ишегалдында бөек җырчы-авылдашлары Илһам Шакировка куелган бюст тирәсе дә озакламый шау чәчәк эчендә утырачак.

Һәр сыйныф 100 төп үсенте үстерә дип кенә карасак та, чәчәк үсентеләренең   саны 600 төпкә җыела дигән сүз. Чәчәк утырту өмәләре исә  язгы каникул чорына туры килеп, бу эштә әти-әниләр дә актив катнашкан.   

Хәзер исә үсентеләр чишмә буйларына күчерелә. “Туган як чишмәләре” бәйгесендә Яңа Бүләк мәктәбе укучыларының “Туган авыл, туган нигез” командасы III урынга лаек булуында да очраклылык юк. “Шәмсегаян абыстай чишмәсе”, “Илһам чишмәсе”, “Паровой” чишмәләрен мәктәп укучылары һәрвакыт карап, тирә-юнен чистартып торалар.

Материал, фото: Расиха ФАИЗОВА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ