Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»та театр сезонын ябу уңаеннан зур бәйрәм

Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк.

4  июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында театр сезонын ябу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак.

Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Гаилә елы уңаеннан махсус шушы концертка шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыка астында барачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы һәм «Апуш»ның якын дуслары, тамашачылары чакырулы. Килгән кунакларны сюрпризлар һәм төрле уеннар көтә. 

Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ