Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит ил студентлары Татарстанны үз итә

Бездәге студентлардан 22 700 е – чит илләрдән килеп укучылар.

Күрше төбәкләр һәм чит ил абитуриентлары арасында Татарстан вузларының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бүгенге көндә республикабыздагы студентларның саны 150 меңгә якынлаша.

Аларның 71 меңнән артыгы, ягъни 48 проценты, бюджет бүлекләрендә укый.   

Бездәге студентлардан 22 700 е – чит илләрдән килеп укучылар. Барысы 126 чит илдән. Шулардан 15 е – якындагы, ә калган 111 е – ерак чит илләрдән. Һәр икенче чит ил студентының берсе – Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән. Соңгы биш елда андый студентлар контенгенты 22 процентка арткан. Татарстан вузларындагы чит ил студентларының артуы, башлыча, Урта һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре хисабына бара. Узган ел исә Кытайдан килеп укучы студентларның да саны беркадәр арта төшкән.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ