Демир Тулуш: «Без – Алтын Урда хакимнәре кабиләсеннән»
Адәм баласын җыясы ризыгы йөртә, диләр. Алай гына микән? Бу мәкальгә бераз гына үзгәреш кертеп, адәм баласын ризыкны үз ишләре белән җыю теләге йөртә, дисәк хата булмастыр. Тува (Тыва) археологы Демир...
Адәм баласын җыясы ризыгы йөртә, диләр. Алай гына микән? Бу мәкальгә бераз гына үзгәреш кертеп, адәм баласын ризыкны үз ишләре белән җыю теләге йөртә, дисәк хата булмастыр. Тува (Тыва) археологы Демир Тулушның Казанга килеп, археология институтында эшли башлавы да тиктомалдан гына булмагандыр, дим. Тугандаш республика археологы белән әңгәмәбез аның башкалабызга килеп чыгу тарихын бәян итүдән башланды.
–Татарстан археологлары белән танышуыма, хезмәттәшлек итә башлавыма ун еллап инде. Монда беренче мәртәбә 2014 елда, Бөтенроссия археологлар җыенына килгән идем. Шул вакыттан башлап, Казандагы коллегаларым белән төрле мәсьәләләр буенча фикер алышып, хәбәрләшеп тордык. Аралаша торгач, 2019–2020 елларда Үзәк Азиядән алып Идел буйларына кадәр аралыкта төрки эпиграфиканы, рун язуларын өйрәнү-тикшерүне максат итеп куйган зур уртак проектка алыну нияте туды. Проектны эшләп, грантка тәкъдим иттек. Беренче омтылыш килеп чыкмады. 2020 елда, үзем эшләгән институтта зур үзгәртеп корулар башланып, фәнгә түгел, гамәли тикшеренүләргә өстенлек бирелгәч, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйковка мөрәҗәгать итеп, үз темамны, киңәйтеп, сездә дәвам итеп булмасмы, дип сорадым. Ул риза булды. Башта өлкән хезмәткәр итеп алдылар. Инде менә елдан артык мин – урта гасырлар археологиясе бүлеге мөдире. Шушы ел ярым эчендә без шактый кызыклы эшләргә алындык. Грант отып, Татарстаннан читтә татар тиңдәшлеген өйрәнү буенча дәүләт программасы нигезендә, Идел буе һәм Чуй үзәнлегендә урнашкан борынгы шәһәрләрне өйрәнә башладык (бу үзәнлеккә Казахстан, Кыргызстан, өлешчә Үзбәкстан Республикасы керә). Әйтик, күптән түгел генә Кыргыз-
стандагы берничә шәһәрне төрле ысуллар белән тикшереп карадык. Инде анда барып, казыну-кыр эшләренә тотынырга җыенабыз. Әлеге проект нигезендә үзебездә, Биләр шәһәрендә беркадәр эш башкарылды. Алга таба Татарстанны гына түгел, Үзәк Азияне дә колачлап, үзебезнең төрки мәдәниятне чагыштырма өйрәнүне дәвам итәрбез дип торабыз.
Мин кандидатлык диссертациямдә һуннар чорыннан алып монгол яуларына кадәр Тува җирендә булган борынгы шәһәрләрне өйрәндем. Инде үз юнәлешемдә киңрәк җәелергә, алган белемемне зуррак мәйданда файдаланырга иде дип уйлап йөри идем. Менә мөмкинлек туды. Хәзер бөтен гаиләбез белән Казанда җыелдык. Өлкән кызыбыз, дүрт ел элек монда килеп, КФУда укый башлаган иде. Кече кызыбыз әле мәктәптә укый.
– Тува (тыва) теле төрки телләргә караса да, татарча аңлавы кыенрактыр.
– Татар теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, безнең тува теле саян төркеменә. Миңа, мәсәлән, Кыргыз-
станга баргач, кыргыз коллегаларым белән аралашу бик җиңел булды. Аерым татар сүзләрен, аерым гыйбарәләрне дә аңлыйм. Билгеле, язылганны укып аңлавы ансат-
рак. Инде күп кенә татар сүзләрен өйрәндем, сүз байлыгымны арттырам. Һәрхәлдә, әдәби телне үзләштереп булмаса да, Татарстанда яшәгәч, сөйләм телен барыбер өйрәнергә кирәк. Шунысы да бар: сабый чагым Мәскәүдә үтте. Әтием Мәскәүдә Югары милиция мәктәбендә укыды. Телем русча ачылды дияргә мөмкин. Мәскәүдән үзебезгә кайткач, туган телне өйрәнү шактый кыен булды. Тува әдәби телен бик үк яхшы беләм дип әйтә алмыйм.
– Тувада унберьеллык тува мәктәпләре бармы?
– Кайбер мәктәпләрдә, кайбер классларда, бигрәк тә авыл җирләрендә 6–7 нче сыйныфларга кадәр тувача укыйлар да русчага күчәләр. Дүртьеллыкны туган телдә укыгач, русчага күчүчеләр дә күп. Әле тувача дәреслекләр дә җитеп бетми. Совет чорында язылган дәреслекләр федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирми, диләр. БДИны русча бирәсе. Интернет, телевидениенең дә тәэсире бик зур. Шуңа күрә укучыларның шактые тува телен әйбәт белми.
– Дәреслекләр җитми дидегез. Әйтик, нинди дәрес-
лек?
– Үземә иң якын өлкәне – тарихны гына алыйк. Мәктәпләр өчен Тува тарихын язуга Тува дәүләт университеты алынган иде. Тарихка дөрес якын килмәгән дип, бу хезмәтне кабул итмәделәр. Элеккесен безнең институт хезмәткәре язган булган. Хәзер бу эшкә кабат Тува гуманитар һәм гамәли тикшеренүләр институты алынды. Әлеге эшкә мине дә җәлеп иттеләр. Хәзер читтән торып, халкым тарихын язуда катнашам.
– Тувалар республикада күпчелек дип беләбез.
– Республика халкының 83 проценты – тувалар. Бер караганда, яхшы күрсәткеч бу. Икенче яктан, башка милләт кешеләре күпләп китә дигән сүз. Башкалар киткәч, халык үз эченә йомыла бара. Совет чорында тувалар 70 процентны тәшкил итсә, чит милләтләр 30 процент чамасы иде. 1980 еллардан башлап бездә җирле халык азая башлады. Әлеге хәл беренче чиратта икътисади проблемаларга бәйле.
Үзгәртеп кору башлангач, гамәлдә булган барча җитештерү тар-мар килде. Без болай да дотациягә яшәүче төбәк идек. Халык, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Менә хәзер әкренләп сәнәгать җитештерүе аякка баса башлады. Бездә металлургия заводлары өчен бик кирәкле ташкүмер чыгарыла, бераз алтын табыла. Заманында ташкүмерне ташу өчен тимер юл да салмакчылар иде. Сөенергә дә, көенергә дә белмәссең: әлеге эш тукталып калды. Без, археологлар, табигый, иң элек тикшерелмәгән мәдәни катлам юкка чыга дип борчылабыз.
– Исемегезнең «тимер»не аңлатуы аңлашыла, «тулуш» нәрсәне белдерә?
– «Тулуш» сүзе «телеуш»тан кыскарган. Теле ыруы вәкиле дигәнне белдерә бу. Заманында бу кабилә Урдага җитәкчелек иткән кабиләләрнең берсе булган. Телеушлар бик борынгы кабилә булып, скифларны үз бабалары дип исәпли. Телеушлар арасында аксыл йөзле, җирән чәчле, буйчан кешеләр күп. Скифлар шундый булган, диләр. Телушлар әле үз чиратында өчкә бүленә. Адыг (аю дигәнне аңлата) телуш, улуг телуш, пичи (кече) телуш. Телутлар, тафалар да – безгә кардәш халык. Монголиядә (алар да безнең кебек болан асрау белән шөгыльләнә), Кытайда да тувалар яши. Ни кызганыч, елдан-ел Кытайдагы тувалар кытайлаша бара.
– Ничек археолог һөнәрен сайларга булдыгыз?
– Әтием – эксперт-криминалист, милиционер. Мин дә шул белгечлеккә укымакчы, «җылы» эздән барып, җинаятьләр ачмакчы идем. Тик сәламәтлегем бик үк яхшы булмагач, армиягә дә бара алмадым. Шулай да мин бүген үземне узган заманнарны өйрәнүче эксперт-криминолог дип әйтә алам. Археолог – борынгыны өйрәнеп, тикшереп, нәтиҗә чыгаручы белгеч ул.
– Сез инде урта гасырлар бүлеге мөдире булгач, Биләрнең бик аз өйрәнелүенә игътибар иткәнсездер?
– Бу чынлап та шулай. Биләрдә, нигездә, геофизик тикшеренүләр уздырылган. Электромагнит тикшеренүләр ярдәмендә җир астында ниләр барлыгын ачыклауны аңлата бу. Шушы рәвешле дистә гектардан артык җир тикшерелгән. Быел да Биләрдә бер гектар җир өйрәнелде. Геомагнит тикшеренүләр белән беррәттән кечкенә генә бер кишәрлек тә казып тикшерелде. Анда кызыклы гына акчалар, төрле савыт-саба, чүлмәк калдыклары табылды. Әле бу беренче нәтиҗә генә. Әлеге дә баягы Россия–Кыргызстан уртак проектын тормышка ашыруны дәвам итеп, әле киләсе елда да Биләрдә тикшеренүләрне дәвам итәргә исәплибез. Биләр экспедициясе эшли башлау-
ның быел 55 еллыгы билгеләп үтелде. Безнең Болгардагы базада сигезенче тапкыр Альфред Халиков укулары үткәрелде. Анда тикшерәсе, өйрәнәселәр бик күп әле.
– Тувада курганнар шактый күп диләр. Бездә дә алар аз түгел. Курганнарны казыганыгыз булдымы?
– Документларга караганда, Татарстанда рәсми теркәлгән курганнар һәм каберлекләр Тувадагыдан күбрәк. Миңа калса, сездә бу юнәлештә күбрәк эшләгәннәр. Тувада нибары 700 һәйкәл-ядкяр генә теркәлгән. Чынбарлыкта анда курган-каберлекләр безнең исәп буенча ун мең чамасы. Ни кызганыч, күпчелек һәйкәл-ядкярләр исәпкә алынмаган. Моның төп сәбәбе акча җитмәүгә бәйле. Әйтик, геодезистларга түләү өчен генә дә байтак акча кирәк.
– Тувада һаман матриархат хөкем сөрә дип укыганым бар. Дөресме?
– Мин моны матриархат дип әйтмәс идем. Без фәкать элеккеге гореф-гадәтләр буенча яшәргә тырышабыз. Хатын-кыз, килен булып төшкәндә, үз милке, бирнәсе белән килә, аның үз хокуклары бар. Гаилә башлыгы, әлбәттә, ир-ат. Ир кеше гаиләне матди туендыручы буларак, читкә акча эшләргә бара, борынгы заманнарда, аңлашыла ки, ауга, балыкка йөргән. Кемдер байларга көтү көткән, айлар буе өйдә булмаган. Өйдәге барча хуҗалык эшләре хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Бер урыннан икенче урынга күчү дә – алар вазифасында. Тирмәнең теге-бу төше сүтелә, ишелә башласа да, аны беренче шәйләп алучы хатыннар инде. Шул сәбәпле ире кайтуга, тегене, моны төзәтәсе бар, дип «күрсәтмә бирүне» матриархат дип әйтеп булмыйдыр. Аерылу очраклары да булмый калмаган, билгеле. Мондый очракларда хатынның бирнәсе үзендә һәм балаларында калган. Ир-ат, мондый хәл килеп чыкканда, үз әйберләрен алып киткән дә яңа җирдә яңа тирмәсен корган. Шул күзлектән караганда, хәзерге заманда бу гореф-гадәтләр бераз үзгәреп булса да дәвам итә дияргә мөмкин.
– Тува гаиләләре гадәттә ишле булган. Хәзер ничек?
– Шәһәр гаиләләрендә уртача 3–4 бала, авыл җирендә шактый ишле: 8–10 балалы гаиләләр бар. Хәзерге вакытта Тувада 320 мең кеше яшәсә, шуның 270 меңләбе – тувалар. Россиядә туган телебезне белгән, үзен тува дип санаган 350 меңләп кеше бар, диләр. Казанда иллеләп тува яши. Тува якташлыгы оешкан.
– Кызыгыз кем булырга укый?
– Клиника психологы булырга җыена. Тарихчы булырга уйламады. Безнең нәселдә тарихчылар аз түгел. Туганнан туган абыем – институт директоры, тарих фәннәре кандидаты. Хатыным ягында да тарихчылар бар. Кече сеңлем дә – тарихчы. Әле шушы көннәрдә генә аны Тува Милли музее директоры урынбасары итеп билгеләделәр. Аның ире дә – тарихчы. Ул Президент каршындагы кадет училищесында тарих укыта. Сеңлемнең каенатасы – атказанган укытучы, тарихчы, беренче Тува тарихы дәрес-
лекләрен язган кеше.
– Бер кулыгызда – аю башы ясалган балдак, икенчесендә – бүре башы.
– Аю, адыг – бездә ыру башы, изге җанвар санала. Әле аны хөрмәт йөзеннән хайыракак дип тә йөртәләр. Бөре сездәге бүре кебек үк диярлек яңгырый. Барча телушлар өчен дә аю – изге җанвар. Бүре барча төрки халыкларда изге җанвар саналса да, Тувада андый ышану юк.
Татарларга килгәндә, шуны әйтим әле. Япониягә конференциягә баргач, «татара» сүзе металлург, тимерчене аңлатуын ишетеп гаҗәпкә калдым. Бу сүз Япониядә IX–X гасырларда гына пәйда булган икән. Шуңа хәтле анда тимер эретә белмәгәннәр, Кытайдан, Кореядан сатып алганнар. Себер татарлары борын-борыннан яхшы тимерче саналган. Күрәсең, алар Япониягә барып чыгып, японнарга тимер эретү серен ачкан, шуңа күрә дә бу һөнәр ияләре алар телендә «татара» булып калган. Заманында Алтайда, Хакасиядә, Тувада да бик күп тимер җитештерелгән.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
Комментарийлар