Логотип Магариф уку
Цитата:

Диңгезче – «Ел казанышы» премиясе иясе

«Ел казанышы – 2023» премиясен тапшыру тантанасы булып узды.

Анда Казандагы  Девятаев исемендәге Диңгез һәм елга флоты институты студенты Данис Хаджаев абсолют җиңүче  булды.

«Республикабыз техникумнарында һәм колледжларда 95 мең студент белем ала.«Ел казанышы»  премиясе аларның үз-үзләрен үстерүдә мөһим механизм булып тора», – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.  

Гран-придан  тыш, бәйгедә 17 номинация буенча җиңүче билгеләнде, алар арасында «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел җәмәгатьчесе»  исеме алганнар бар.  Бәйгенең төп максаты – студентлар үзидарәсен үстерү, аларның иҗади һәм социаль активлыгын арттыру, уңай социаль һәм һөнәри имиджын формалаштыру, милләтара һәм мәдәниятара диалогны ныгыту, республикабыз һөнәри белем бирү оешмаларында үзара элемтәләр урнаштыру.  

2016 елдан бирле үткәрелә торган әлеге конкурста  быел 301 студент катнашкан, аларның 120 се – Казаннан, калганнары – республикабыз районнары вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ