Логотип Магариф уку
Цитата:

Диспансерлаштыру узарга онытмадыгызмы?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе Татарстанда агымдагы елда диспансерлаштыру кампаниясенең барышы белән таныштыруга багышланды. Спикерларның искәртүенә караганда...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе Татарстанда агымдагы елда диспансерлаштыру кампаниясенең барышы белән таныштыруга багышланды. Спикерларның искәртүенә караганда, быел 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987, 1984 елларда туганнар диспансерлашу узарга тиеш. 39 яшькә кадәргеләр өчен ул өч елга бер мәртәбә узу каралган Ә инде кырык яшьтән өлкәнрәк булганнаргә диспансерлаштыруны ел саен узу мәҗбүри.
Инде бүгенге көнгә  Татарстанда 700 меңгә якын өлкән кеше диспансерлаштыру узарга өлгергән, бу – планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә.
Республикада «Мобиль сырхауханә» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мобиль комплекслар, муниципаль берәмлекләргә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге барлыгы дүрт медицина оешмасына беркетелгән.
Мобиль сырхауханәләрдә табиблар инде 24 меңгә якын кешене кабул итәргә өлгергән, шулардан 10500 гә якыны диспансерлаштыруның икенче этабы барышында медицина тикшерүе үткән, 1383 пациент госпитализациягә җибәрелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юлламасында, халыкның сәламәтлеген саклауда диспансерлаштыруның мөһим роль уйнавын әйтеп, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен әлеге хезмәтнең үтемлеген тәэмин итәргә өндәде.
Өлкән буын вәкилләренә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация уздыру «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Диспансерлаштыру» федераль кампаниясе кысаларында оештырыла. Ул беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә торган 82 медицина оешмасы базасында үткәрелә.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.
Таһир САБИРҖАНОВ
 


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ