Логотип Магариф уку
Цитата:

Донецк симфоник оркестры – Казанда

Көзгә кергәч, Казанның мәдәни тормышы күпкә җанлануы белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмас шикелле. Ул концерт-тамашаларының ниндиләре генә юк! Әмма бүген кичен мәркәзебездәге Салих Сәйдәшев исемендәг...

Көзгә кергәч, Казанның мәдәни тормышы күпкә җанлануы белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмас шикелле. Ул концерт-тамашаларының ниндиләре генә юк! Әмма бүген кичен мәркәзебездәге Салих Сәйдәшев исемендәге  Зур концерт залында үтәчәк концерт бөтенләй үзгә – искитмәле тамаша булачак. Чөнки анда С.Прокофьев исемендәге Донецк академик симфоник оркестры зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Һәркайсыбыз белә: Донбасс якларында инде кайчаннан бирле сугыш чолганышында яши, яшәү белән үлем үзара тартыша. Әлеге мәхшәрнең ачы зәхмәте Донецк симфоник оркестры коллективын да читләтеп үтмәгән. Берара бу иҗат коллективына хәтта таркалып, юкка чыгу куркынычы да янаган булган. Коллективтагы һәр өченче ир-ат, махсус хәрби операциядә катнашып, кулына корал алырга мәҗбүр булган. Төбәктәге сугыш җиле, атыш аркасында коллектив инде ничә еллап үз бинасы сәхнәсендә чыгыш ясаудан мәхрүм. Шундый кыенлыклар булуга да карамастан, коллектив үзен саклап кала алды. Үз чыгышларын Россия шәһәрләре буйлап оештырылган гастрольләрдә күрсәтергә мәҗбүр. Бу юлы да  Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы кысаларында 15 сентябрьдән башлап Россиянең ун каласы тамашасына ике атна дәвамында үзенең концерт программасын тәкъдим итеп йөри. Инде алар Саратов, Тольятти, Самара, Ульяновск калалары сәхнәләрендә чыгыш ясарга өлгергән. Бүген исә Казан тамашачысы каршында имтихан тотачаклар. Иртәгә исә Йошкар-Олада чыгыш ясарга тиешләр, аннары аларны Чабаксар, Владимир, Рязань, Воронеж калалары сәхнәләре көтә.
Донецк симфоник оркестрының бу гастроль туры башкаларыннан тагын шунысы белән аерыла: ул әлеге иҗат коллективы оешуының 90 еллыгына багышланган. Моның өстенә әле күптән түгел генә Донбассның Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашистлары чолганышыннан азат ителүенә 80 ел тулуны да билгеләп үткән идек. Икенчедән, 30 сентябрьдә Донбассның Россиягә кушылуына да төп-төгәл бер ел була. Менә шундый үзенчәлекле концерт-тамаша белән хозурланырга теләсәгез, бүген кич Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына рәхим итегез. Анда дөньякүләм атаклы пианистка Валентина Лисица да чыгыш ясаячак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ