Драматург Гафур Каюмов сәхнәдә алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды
Кичә драматург Гафур Каюмов вафат булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорация куйганда ялгыш егылып төшкән һәм тимер торбага кадал...
Кичә драматург Гафур Каюмов вафат булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорация куйганда ялгыш егылып төшкән һәм тимер торбага кадалган, дип хәбәр итте чыганак. Операцияне йөрәге күтәрә алмыйча, реанимациядә вафат булган.
Фото: tatar-inform.tatar
Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында режиссер булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.
Аның рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.
1980 елдан Г. Каюм пьсалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела. 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.

Комментарийлар