Екатеринбургта татар иҗтимагый оешмаларының форумы узды
ТР Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина: «Үз-үзебезгә ярдәм итик. Эшебезне күрсәтик, уңышларга ирешик. Аннан соң гыңа читтән килүче ярдәмгә өмәтләник».
Күптән түгел Екатеринбург шәһәрендә Урал төбәге татар иҗтимагый оешмаларының активы форумы узды. Гадәт буенча форум алдыннан оешма җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә дә узды. Киңәшмәдә 70 кә якын кеше җыелды. Бүген мондый киңәшмәләр фикер алышу, дискуссия, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.
Чараның мәртәбеле кунагы Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Шәхесләр елы” дип игълан ителү хакында хәбәр итте.
“һәр гаиләдә күркәм шәхес тәрбияләнә. Һәр төбәктә, авылда, урамда, гаиләдә шәхес бар. Безгә танылган әдипләр, сәнгать әһелләрен генә түгел, бүгенге көн яңа шәхесләрен дә барларга,ачыкларга кирәк,” – дип искәртте ул сүзен дәвам итеп. Милли Шура рәисе быелның мөһим проектларына тукталды.
"Милли тормыш һәр төбәктәдә үзенчәлекле. Үз проблемалары, үз уңышлары белән бара. Кайда гына яшәсәктә, безнең максатыбыз уртак, милләтебезне, телебезне, бердәмлегезне саклап калу. Илебезне алдында торган сыңауларны бердәм булсак кына җиңеп чыга алырбыз.Шушы фикер, форум вакытында да, киңәшмә вакытында да төп сызык булып барды. Бигрәк тә инде залда, Свердлау өлкәсе Халыклар иҗаты дуслыгы йортында 1200 кешелек сыешлы зал шыгрым тулы иде. Киңәшмә вакытында үз фикерләрен, тәкьдимнәрен керттеләр. Мондый чаралар кирәк, мөһим. Ни өчен дигәндә, хәзерге интернет заманында, тере аралашуга без бик тә тансык. Күзгә карап аңлашу кызыклврак та, ңәиҗәседә күренә. Милләттәшләр арасында ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Безгә булышмыйлар, ярдәм итүче юк, дигән фикерләр яңгырады. Проблемалар үзебездә. Үзебезгә чишү юлларын эзләргә кирәк. Беркемдә килеп чишми. Форумның төп мәгьнәседә шунда: без читтә яшәүче татарлар проблемаларны бердәм булып чишү юлоарын эзләргә тиеш. Дөрес, безнең көчебез җитмәгән проблемалар да булырга мөмкин. Ләкин без иң элек, үзебезнең эшебезне, тырышлыгыбызны, унышларыбызны күрсәтергә тиеш. Аннан соң гына ярдәм сорарга", - диде Фәвия Сафиуллина.
Таңсылу Габидуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Язучылар берлегендә утырыш булачак
Язучылар берлегендә Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшәчәкләр.
Бүген 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә «Проза», «Шигърият», «Балалар әдәбияты», «Әдәби тәнкыйть», «Драматургия» остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Остаханәдә соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итүче Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшү булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү дә булачак, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар