Логотип Магариф уку
Цитата:

Элемтә техникумында Ачык ишекләр көне

Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 10 февральдә 14:00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне оештыра.

Ачык ишекләр көнендә кабул итү кагыйдәләре һәм укырга керү шартлары, техникумда укуның белгечлекләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак.

Шулай ук техникум һәм тулай торак буенча экскурсия үткәрелә, һөнәри осталык буенча Россия Федерациясе җыелма командасының тренировка полигонын карап булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайты хәбәр итә. Соңыннан булачак абитуриентлар, ата-аналар һәм теләгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Ачык ишекләр көне Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3а йорт адресы буенча узачак.

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ