Фанилыктан бакыйлыкка
Китте гомере үтепКичә Питрәч районының Шәле авылында шагыйрь, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Садыйков Мөхәммәт Хәмит улы белән хушлаштылар. Мөхәммәт Садыйков 1934 елның 12 маенда Питрәч районы Күн...
Китте гомере үтеп
Кичә Питрәч районының Шәле авылында шагыйрь, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Садыйков Мөхәммәт Хәмит улы белән хушлаштылар. Мөхәммәт Садыйков 1934 елның 12 маенда Питрәч районы Күн авылында колхозчы гаиләсендә туган. Яшьли каләм тибрәткән егетнең 1961 елны Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультетына укырга керүе дә очраклы булмый. 1956 елдан газета-журналларда шигырьләре басыла башлаган. М.Садыйковның төрле елларда «Яшьлек таңы», «Зәңгәр юллар», «Дуслык»,«Яшьлек алга ашыга», «Зәңгәр офыклар», «Ходай колы» кебек шигырь китаплары дөнья күрә.
Мөхәммәт Хәмит улы Садыйковның яшь вакыттан бирле милләтпәрвәр булуын, аның армия сафларында хезмәт иткәндә (1956 елның көзендә) Советлар Союзы белән Венгрия республикасы арасында булган каршылыкларда катнашуын, яралануын, Польшада лазаретта дәваланырга туры килүен, группадашы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Тәэминә Биктимерова истәлекләреннән укып беләбез. Студент чагында ук: “СССРда милләтләр барысы да тигез хокуклы дип әйтәсез, алай булгач, ярты миллион халкы булган Казанда ана телендә белем бирүче мәктәпләр ни өчен ике генә? Ни өчен татарның үз киносы, яшь тамашачылар театры юк? Ни өчен Татарстанга союздаш республикасы статусы бирелмәгән? Ни өчен Татарстанда радио татар телендәге тапшыруларны бары ике сәгать кенә алып бара? “- дип кабыргасы белән куя торган була ул сорауларны укытучыларына. Шуның аркасында “хөкүмәт сәясәтенә каршы милләтчеләр” мөһере сугылып, төркемдәше Миргасыйм Гаскәров белән аның икесенә дә диплом алгач, Казанда калырга рөхсәт булмый. Юлламаны Пермь өлкәсенә бирәләр. Аның каравы шундый укытучы килгәч, андагыларны бәхет баса, тик озакка түгел,- ике елдан соң Мөхәммәт Садыйков кабат туган якларына кайтып төпләнә (соңрак Пермьдәге укучылары яраткан укытучыларын үзәк телевидениенең “Жди меня” тапшыруы аша эзләп табалар). Мөхәммәт Хәмит улы Шәле мәктәбендә озак еллар тарих укыта, хатыны - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илиза-Мәрьямбикә ханым белән өч ул –Илһам, Илдар һәм Шамилне тәрбияләп үстерә алар.
Кулында гомер буена җитәрлек игелекле һөнәре, тотрыклы, төпле гаиләсе булган кеше бу фани дөньядан риза-бәхил булып киткәндер. Башкача була да алмый – лаеклы дәвамчылары калды. Уллары барысы да җирле җирендә. Берсе – биолог, икенчесе – архитектор, төпчекләре – журналист, «Татмедиа» АҖнең генераль директоры.
**
“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакцияләре Садыйков Мөхәммәт Хәмит улының гаиләсе, балаларының авыр кайгысын уртаклаша. Олы җанлы, туры сүзле, үзеннән соң лаеклы алмаш калдырган мөгаллимнең урыны оҗмахта булсын, караңгы гүрләре якты булсын.
Мөхәммәт Садыйковны туган авылы Күндә җирләделәр.
Мөхәммәт САДЫЙКОВ
Безнең буын
Без хәрефләр танып өйрәнгәнче,
Тормыш безне эшкә өйрәтте.
Сугыш елларында үскәнгәдер,
Без – куркусыз, батыр йөрәкле.
Аударылган тирәк тамырыдай,
Тал чыбыктай үстек як-якта.
Мәңге аумас, мәңге корымас булып,
Тамыр җәйдек туган туфракка.
Көзге кырда уҗым булып шыттык,
Язгы кырда буйга үрләдек.
Кайгыларны эшкә җигә белдек,
Җиңә белдек, җиңелә белмәдек.
Аты бетсә, үгезләрен җиктек,
Камытын да кидек муенга.
Корабльдә Галәм иңләргә дә
Насыйп булды безнең буынга.
Авыл һаман шулай
Авыл һаман икмәк, катык ашый...
Ир кендеге җиргә береккән...
Ямьле яздан сары көзгә чаклы
Гел басуда... Эшләп күнеккән.
Ал таңнарга карап, ак өметтә
Авыл агай һаман уйлана...
Җиргә хуҗа булып, теләгәнчә
Яшәү насыйпмы соң дөньяда?!
Авыл һаман икмәк-катык ашар,
Чәй кайнатыр чишмә суыннан...
Бал кортлары таңнан кичкә кадәр
Нектар ташыр басу-болыннан.
Авыл һаман матур төшләр күреп,
Таң нурлары белән уяна.
Пакь күңелдән ак өметтә яшәп,
Якты киләчәген уйлана.
Авыл һаман икмәк-катык ашый.
Шулай яши элек-электән...
Ил язмышы –
ир һәм җир язмышы
Тир, кан белән бергә береккән.
Парсызлар
Ярын җуйган Адәм яшь яр табар,
Парын җуйган кошка – һәлакәт.
Адәм баласын да, кошларны да
Утка-суга сала мәхәббәт.
Сандугачлар ялгыз яши алмый,
Тугры кала мәрхүм ярына;
Йә таш ярга төшеп бәрелә ул,
Йә йөрәге шартлап ярыла.
Тормыш кыенлыгын яра-таптый,
Мин яшәүгә сусап яшимен.
Яшен уты бәреп юлга төшкән,
Чуер ташка калган кеше мин.
Яшәүче көч
Иген игеп, маллар көтеп була,
Бизеп була җырдан, шигырьдән.
Иң яманы: сөю-мәхәббәттә
Тиң яр тапмый китү бу җирдән.
Акылыңны чуалтырга була,
Уйлап йөрсәң төн дә, көндез дә...
Гашыйк җанны үтерергә мөмкин
«Сине сөймим» дигән бер сүздә.
Туң котыпка илтеп япсалар да,
Яшәүдә зур мәгънә бар – беләм...
Сөрген-каторганы кичеп була,
Яшәгәндә сөйгән яр белән.
Җәяү генә кайтып килешем
Туган якта үскән әремнәр дә
Мине сагынып, көтеп торганнар.
Мишә болыныннан яулык болгый
Сөт болыты кебек томаннар.
Яшь чыршылар ымсындыра мине.
Охшаганнар сөйгән ярыма.
Яшь куаклар энеләрем булып
Шинель итәгемә сарыла.
Тигез сафка басып, солдатларча
Яшь наратлар чыга каршыма.
Генералдай өлкән нарат кала,
Олы кулын куеп кашына.
Миләшләрем суза тәлгәшләрен,
Гөлҗимешләр – татлы җимешен.
Сандугачлар моңын тыңлый-тыңлый,
Җәяү генә кайтып килешем.
Балаларча ятып аунар өчен
Кочак ачкан таныш аланым.
Ерак илләр гизгән ир булсам да,
Туган туфрак өчен бала мин.
Шагыйрь истәлегенә
Ринат Рәхимовка
Үсмәсен дип, алмагачның
Тамырын чабып була;
Сайрамасын дип, кошчыкны
Читлеккә ябып була.
Язмасын дип, шагыйрьләргә
Ялалар ягып була;
Салларга бәйләп агызып,
Утларга салып була.
Мәсхәрәгә түзеп була,
Сөйгәнеңне сөйсәләр,
Дуэльгә чакырып була,
«Син – дошманым», дисәләр...
Яралардан үлеп була,
Туган туфракка ятып,
Дошманыңның маңгаена
Соңгы пуляны атып...
...Ничә киссәң дә үсәләр...
Талларны була кисеп...
Мишә буйларында йөрдем,
Шагыйрь дус искә төшеп.
Бары да була... тик шагыйрьне
Булмый кабат терелтеп...
Фанилыктан бакыйлыкка
Китте гомере үтеп.

Расиха Фаизова
Мөхәммәт САДЫЙКОВ
Безнең буын
Без хәрефләр танып өйрәнгәнче,
Тормыш безне эшкә өйрәтте.
Сугыш елларында үскәнгәдер,
Без – куркусыз, батыр йөрәкле.
Аударылган тирәк тамырыдай,
Тал чыбыктай үстек як-якта.
Мәңге аумас, мәңге корымас булып,
Тамыр җәйдек туган туфракка.
Көзге кырда уҗым булып шыттык,
Язгы кырда буйга үрләдек.
Кайгыларны эшкә җигә белдек,
Җиңә белдек, җиңелә белмәдек.
Аты бетсә, үгезләрен җиктек,
Камытын да кидек муенга.
Корабльдә Галәм иңләргә дә
Насыйп булды безнең буынга.
Авыл һаман шулай
Авыл һаман икмәк, катык ашый...
Ир кендеге җиргә береккән...
Ямьле яздан сары көзгә чаклы
Гел басуда... Эшләп күнеккән.
Ал таңнарга карап, ак өметтә
Авыл агай һаман уйлана...
Җиргә хуҗа булып, теләгәнчә
Яшәү насыйпмы соң дөньяда?!
Авыл һаман икмәк-катык ашар,
Чәй кайнатыр чишмә суыннан...
Бал кортлары таңнан кичкә кадәр
Нектар ташыр басу-болыннан.
Авыл һаман матур төшләр күреп,
Таң нурлары белән уяна.
Пакь күңелдән ак өметтә яшәп,
Якты киләчәген уйлана.
Авыл һаман икмәк-катык ашый.
Шулай яши элек-электән...
Ил язмышы –
ир һәм җир язмышы
Тир, кан белән бергә береккән.
Парсызлар
Ярын җуйган Адәм яшь яр табар,
Парын җуйган кошка – һәлакәт.
Адәм баласын да, кошларны да
Утка-суга сала мәхәббәт.
Сандугачлар ялгыз яши алмый,
Тугры кала мәрхүм ярына;
Йә таш ярга төшеп бәрелә ул,
Йә йөрәге шартлап ярыла.
Тормыш кыенлыгын яра-таптый,
Мин яшәүгә сусап яшимен.
Яшен уты бәреп юлга төшкән,
Чуер ташка калган кеше мин.
Яшәүче көч
Иген игеп, маллар көтеп була,
Бизеп була җырдан, шигырьдән.
Иң яманы: сөю-мәхәббәттә
Тиң яр тапмый китү бу җирдән.
Акылыңны чуалтырга була,
Уйлап йөрсәң төн дә, көндез дә...
Гашыйк җанны үтерергә мөмкин
«Сине сөймим» дигән бер сүздә.
Туң котыпка илтеп япсалар да,
Яшәүдә зур мәгънә бар – беләм...
Сөрген-каторганы кичеп була,
Яшәгәндә сөйгән яр белән.
Җәяү генә кайтып килешем
Туган якта үскән әремнәр дә
Мине сагынып, көтеп торганнар.
Мишә болыныннан яулык болгый
Сөт болыты кебек томаннар.
Яшь чыршылар ымсындыра мине.
Охшаганнар сөйгән ярыма.
Яшь куаклар энеләрем булып
Шинель итәгемә сарыла.
Тигез сафка басып, солдатларча
Яшь наратлар чыга каршыма.
Генералдай өлкән нарат кала,
Олы кулын куеп кашына.
Миләшләрем суза тәлгәшләрен,
Гөлҗимешләр – татлы җимешен.
Сандугачлар моңын тыңлый-тыңлый,
Җәяү генә кайтып килешем.
Балаларча ятып аунар өчен
Кочак ачкан таныш аланым.
Ерак илләр гизгән ир булсам да,
Туган туфрак өчен бала мин.
Шагыйрь истәлегенә
Ринат Рәхимовка
Үсмәсен дип, алмагачның
Тамырын чабып була;
Сайрамасын дип, кошчыкны
Читлеккә ябып була.
Язмасын дип, шагыйрьләргә
Ялалар ягып була;
Салларга бәйләп агызып,
Утларга салып була.
Мәсхәрәгә түзеп була,
Сөйгәнеңне сөйсәләр,
Дуэльгә чакырып була,
«Син – дошманым», дисәләр...
Яралардан үлеп була,
Туган туфракка ятып,
Дошманыңның маңгаена
Соңгы пуляны атып...
...Ничә киссәң дә үсәләр...
Талларны була кисеп...
Мишә буйларында йөрдем,
Шагыйрь дус искә төшеп.
Бары да була... тик шагыйрьне
Булмый кабат терелтеп...
Фанилыктан бакыйлыкка
Китте гомере үтеп.
Комментарийлар