Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәннәр академиясендә "Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе. Халык кул сәнгатьләре" фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 30–31 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Хәзе...

2023 елның 30–31 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе. Халык кул сәнгатьләре» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференциянең максаты: төрле халыкларның традицион мәдәниятләрен саклауга ярдәм итү, фәнни хезмәттәшлекне үстерү, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашу.
Программа хәзерге Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә халык кул сәнгатьләре һәм һөнәрләре үсеше торышының түбәндәге мәсьәләләре буенча әйдәп баручы галимнәрнең чыгышларын колачлый: традицион сәнгать мәдәниятен тикшерүнең актуаль проблемалары, хәзерге шартларда этник мәдәниятне саклау һәм үстерү проблемалары, музей киңлегендә халык кул сәнгатьләре һәм һөнәрләре үрнәкләрен актуальләштерү.
Чарада Азәрбайҗан, Казакстан, Үзбәкстан, Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Чабаксар, Чистай, Уфа, Ярославль галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнаша.
Чыгыш ясаучылар арасында – «Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова; Казакстан һөнәрчеләре берлеге рәисе, Казакстанның матди булмаган мәдәни мирасы буенча Милли комитет әгъзасы Айжан Беккуловасәнгать фәннәре докторы, Удмурт дәүләт университеты доценты Елена Ковычевасәнгать фәннәре докторы, профессор, Азәрбайҗан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Азәрбайҗан Фәннәр милли академиясе архитектура һәм сәнгать институты генераль директоры Эртегин Сәламзадәсәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһТИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова;  сәнгать белеме буенча философия докторы, Азәрбайҗан Милли сәнгать музееның фән мәсьәләләре буенча директор урынбасары Хәдиҗә Әсәдова,  онлайн форматта Россиянең халык кул сәнгатьләре ассоциациясе рәисе Геннадий Дрожжин һәм Халык сәнгатьләре югары мәктәбе президенты Валентина Максимович катнашачак.
Конференция кысаларында спикерларның басмаларын тәкъдим итү планлаштырыла.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ