Фәрид Абдулганиев мөгаллимне Укытучылар көне белән котлады
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев педагогика хезмәте ветераны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнвәрә Зәйнетдин кызы Әмирханованы Укытучылар көне белән тәбрикләде.
Әнвәрә Зәйнетдин кызы 1946 елның 24 июнендә Саба районының Килдебәк авылында туа. Казан педагогика институтын рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый. Ун ел үзенең туган ягында – Саба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта (сүз уңаеннан, бу мәктәптә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов укыган), ә 1987 елдан башлап 25 ел дәвамында Казанның Яңа Савин районындагы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Фәрид Абдулганиев нәкъ менә шушы мәктәптә 8 нче сыйныфка кадәр укый, аннары укуын Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфында дәвам итә.
Өч ай элек Әнвәрә Зәйнетдин кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткә. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма элеккечә үк республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Фәрид Абдулганиев аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.





Комментарийлар