Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү диктанты турында: «Без үз геройларыбызны истә тотарга тиеш»
Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә багышланган күргәзмә ачылды.
Шуны әйтернә кирәк: Җиңү диктанты 8 нче тапкыр уза һәм 24 апрельдә республиканың 500 дән артык мәйданчыгында оештырыла. Күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
– Республикабызның 700 меңгә якын кешесе Бөек Ватан сугышы фронтларына китә, яртысыннан артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. Аларның истәлеген саклап, без җиңүчеләрнең мирасын намус белән йөртәчәк яшь буыннарны тәрбиялибез. Без үз геройларыбызны истә тотарга тиеш, – дип ассызыклап үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
- 24 апрельдә оештырылачак мәйданчыкларның берсендә, шулай ук онлайн рәвештә диктантпобеда.рф сайтында теләгән һәркем үзенең тарих буенча белемен тикшерә алачак. Татарстанда бүгенге көндә 500 дән артык мәйданчык оештырылган. Аларны теркәү дәвам итә. Акциянең федераль җиңүчеләре кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр һәм 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында уза торган Җиңү парадының мактаулы кунаклары булу мөмкинлеге алалар.
Диктант сораулары Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, юбилей даталарына, МХО һәм Халыклар бердәмлеге темасын яктырта.





Комментарийлар