Логотип Магариф уку
Цитата:

Филология институтында нәшрият эше буенча белгечләр әзерлиләр

Татарстанда нәшрият эшен заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә ныклап өйрәнүче белгечләр барлыкка киләчәк. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек...

Татарстанда нәшрият эшен заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә ныклап өйрәнүче белгечләр барлыкка киләчәк. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны” дип аталган яңа юнәлеш ачыла. Әлеге юнәлешкә Татарстан Республикасы финанслый торган 20 максатчан урын каралган, дип хәбәр итә институтның матбугат үзәге.
Әлеге бүлектә укучылар нәшрият бизнесы, маркетинг серләренә төшенәчәк һәм татар, рус, инглиз телендәге текстлар белән эшләргә өйрәнәчәк.
“Бүгенге көндә график дизайны, анимация һәм веб-сайтлар эшләү буенча ихтыяҗ шактый зур, бу – замана таләбе. Әлеге бүлекне тәмамлаган студентларыбызга эш урыннары табу җиңел булыр дип уйлыйм”, – диде Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.
КФУда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул әле дә дәвам итә. Бүгенге көндә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына абитуриентлардан 18 меңгә якын гариза килеп иреште.
«Иң популяр юнәлеш – «Педагогик белем бирү: чит тел һәм икенче чит тел». Бу юнәлештә 20 бюджет урыны бар, икенче урында – «Филология: рус теле һәм рус әдәбияты», анда10 бюджет урыны бар.

Фәния Лотфуллина


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ