Физика һәм математикада уңышлар өчен бүләк
Бүләккә Республикадагы дәүләт һәм шәхси мәктәп укучылары бердәм түләүгә дәгъва итә ала.
Татарстанда «Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында мәктәп укучыларын физика, математика һәм информатиканы актив һәм нәтиҗәле өйрәнгән өчен, акчалата премияләр белән бүләкләргә җыеналар. Премия күләме 57,5 мең булырга тиеш.
Республикадагы дәүләт һәм шәхси мәктәп укучылары бердәм түләүгә дәгъва итә ала. Моның өчен алар физика-математика түгәрәкләрендә, профильле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, форумнарда, турнирларда, фестивальләрдә һәм башка чараларда, җәйге һәм кышкы интенсив мәктәпләрдә, агитбригадаларда, физика-математика театрларында, математика музейларында катнашырга тиеш.
Фото: mon.tatarstan.ru
Комментарийлар