Логотип Магариф уку
Цитата:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни-практик семинар

Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган Гомумроссия фәнни-практик семинары уза.

2024 елның 24–25 апрелендә Казан шәһәрендә «Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» дип исемләнгән, күренекле Россия галиме, милли дөнья образларын өйрәнүгә караган күпсанлы фундаменталь хезмәтләр авторы Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган Гомумроссия фәнни-практик семинары уза. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ). Партнерлар – П. Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты, Х.М. Бербеков исемендәге Кабардино-Балкария дәүләт университеты. 

Семинар әлеге датага кагылышлы һәм милли әдәбиятларны өйрәнү мәсьәләләре берләштергән бер төркем чараларны ачып җибәрә.
Семинарның төп эш юнәлешләре: 
– Г.Д. Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбиятларны өйрәнүдә заманча карашлар;
– Идел һәм Урал буе әдәбиятларының үсеш траекторияләре: үткән һәм хәзерге заман;
– Идел һәм Урал буе әдәбиятларының милли һәм региональ үзтәңгәллеге;
– Идел-Урал әдәби бердәмлеге: әдәбиятара процессларның формалары;
– Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы; 
– Идел һәм Урал буе әдәбиятларында транскультура процесслары.  Рус телле әдәбиятлар феномены;
– милли әдәбиятларны өйрәнү методологиясе: компаративистика офыклары;
– Россия әдәби киңлегендә Идел һәм Урал буе әдәбиятлары.

Семинар кысаларында түбәндәге  түгәрәк өстәлләр оештырыла:
– Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы.
– Г.Д. Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбиятларны өйрәнүдә заманча теоретик-методологик карашлар.

Фәнни-практик семинар эшендә Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Дагстан, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Коми, Кырым Республикасы, Екатеринбургтан галимнәр катнаша. 

ТӘһСИнең Чагыштырма татар белеме лабораториясе семинарга «Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы» дигән күмәк монография әзерләде, анда  Идел-Урал төбәгенең әйдәп баручы әдәбият белгечләре мәкаләләре тупланды.  

Фото: www.tatar-islam.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ