Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә һәм мәктәп театрлары фестиваль-бәйгесенең сайлап алу этаплары башланды

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Рес...

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары башланды.
Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 100 гә якын гариза килде. Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахырына кадәр караячак.
Бәйге дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында 3 смартфон уйнатылачак. Фестиваль 2 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамлана. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ