«Гаилә һәм мәктәп» журналы гаилә мәнфәгатьләрен үзәккә куя
Исеменнән үк күренгәнчә, журналыбыздагы язмалар гадәттә гаилә алып баруның үзенчәлекләрен, киңкырлы мәктәп тормышын яктыртуга багышлана. Билгеле, бу темаларны һәр санда бер үк күләмдә чагылдырып булмы...
Исеменнән үк күренгәнчә, журналыбыздагы язмалар гадәттә гаилә алып баруның үзенчәлекләрен, киңкырлы мәктәп тормышын яктыртуга багышлана. Билгеле, бу темаларны һәр санда бер үк күләмдә чагылдырып булмый. Әйтик, бу юлы гаилә эчендәге мөгамәләләрне җайга салу зарурлыгы үзәккә куелды. Шул ук вакытта балаларыбызны татар әдәбиятына, мәдәниятенә җәлеп итү, мең еллар дәвам иткән милли-дини рухта тәрбияләү максаты да игътибардан читтә калмады.
Тәгаен алганда, “Тукай җирендә – балачак иле”, “Тамчыдан күл җыела, яки быелгы Тукай укулары нинди хисләр уятты?”, “Тукай җирендә – балачак иле”, “Аллаһы тарафыннан тамгаланган шәхесләр” кебек язмалар киләчәк буында милли, тарихи үзаң уятуга корылган.
Инде журналыбызны ачып торган, бу санның йөзе булган Артур Минһаҗевлар гаиләсе турындагы язма, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмә яңа өйләнешүчеләргә, гаилә корырга җыенучыларга, күптән башлы-күзле булганнарга да үрнәк, гыйбрәт-сабак булыр дип уйлыйбыз.
Менә Артур Минһаҗев кызы Диана турында ни сөйли. “Бервакыт, Луиза авырып киткәч, зур чара алдыннан аңардан авыру йокса, башкарып чыга алмам дигән шик белән аерым бүлмәдә ятмакчы идем. Шуны ишеткән кызым бүлмәсеннән атылып чыкмасынмы: “Әти, әни авырый бит. Аны карарга, дәваларга кирәк. Ник өйләндең соң, әнине кадерләмәгәч?” – ди бу. Шаклар каттык. Сабый булса да акыллы фикер йөртә бит! Шуннан соң, мин бер сүз эндәшмичә, йокса йогар дип, хатыным янына кереп яттым”.
Алмаз хәзрәтнең күзәтүләре дә бик гыйбрәтле. “Баланың бер-ике әйтүгә колак салмавы гаҗәп түгел. Өйгә кергәч, билгеле, ник тыңламыйсың, дип орышабыз. Аннан соң, әйдә, туганнарга барабыз, күптән күрешкән юк, дип чакырабыз. Бала карыша, барасы килми. Тагын ачуланабыз. Югыйсә сораштырып карарга кирәк. Бәлкем, анда аны рәнҗеткәннәрдер. Кайбер туган-тумача акыл өйрәтергә ярата. Хәтта кайберсе аты-юлы белән сүгә, кычкыра, “ялкау, эшлексез, моннан кеше чыкмас инде” дип башкалар алдында орышуы да ихтимал. Шундый туган янына кайсы баланың барасы килсен?!”
Шуңа күрә дә, җәмәгать, балаларыбызны орышырга, битәрләргә ашыкмыйк. Бигрәк тә, башкалар гаепләгәндә, күз нурларыбызны тәнкыйтьләүгә кушылмыйк. Мөгаен, башкалар ашыгып дәгъва белдерәдер, хәлнең ничек булуын белеп бетермидер. Без дә аңламасак, җанкисәккәйләребезне кем аңлар?!

Рәшит Минһаҗ
Комментарийлар